Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама: "G20"дә күпчелек Сүриядә Әсад режимының химик корал кулланганын таный


Барак Обама
Барак Обама
АКШ президенты Барак Обама, “зур егермелек” җитәкчеләренең күпчелеге Сүрия президенты Бәшәр Әсад режимының химик корал һөҗүме ясаганлыгын таный, дип белдерде. Аның сүзләренчә, Сүриягә һөҗүмгә килгәндә, самитта фикерләр икегә бүленгән.

Обама сишәмбе АКШ халкына Сүриядәге вәзгыять турында мөрәҗәгать белән чыгачагын белдерде. Обама химик корал кулланганга Әсад режимы корылмаларына һөҗүм итү кирәклеген әйтә.

Алдарак Русия президенты Владимир Путин “зур егермелек” саммитыннан соң, Сүриягә һөҗүм була калса Русиянең аңа булышачагын әйтте. “Без хәзер дә булышабыз, корал китерәбез һәм икътисад өлкәсендә дә хезмәттәшлектә”, диде Путин. Аның фикеренчә, химик корал кулланып гыйсъянчылар провокация ясаган.
XS
SM
MD
LG