Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:20

Уфада Кроношпан төзелешенә "халык мәхкәмәсе" оештырылды


Кроношпан төзелешенә каршы урам җыены, Уфа, 7 сентябрь 2013

Кроношпан төзелешенә каршы урам җыены, Уфа, 7 сентябрь 2013

7 сентябрь Уфада Австриянең Кроношпан (Kronospan) ширкәтенең агач оныннан такта һәм ламинат ясау корылмасы төзүгә каршы урам җыены узды.

Кроношпан төзелешенә каршы урам җыены башкаланың Спорт сарае каршындагы мәйданда үтте. Анда меңнән артык кеше катнашты. Чарага хакимият вәкилләре чакырылса да, ул яктан беркем дә катнашмады. Урам җыены Кроношпанга каршы хәрәкәт һәм хакимият вәкилләре арасында диалог формасында узарга тиеш булган, бер генә як булу сәбәпле, ике яклы сөйләшү килеп чыкмады. Чараны оештыручылар урам җыенын "халык мәхкәмәсе" дип атады.

Төп чыгышларның берсен Антикроношпан төркеме әйдәманы Павел Ксенофонтов ясады:
Павел Ксенофонтов

Павел Ксенофонтов

"Австриянең Кроношпан компаниясенең дөньяда ике дистәдән артык заводы бар. Без алар турында мәгълүмат җыйдык. Аларның барсының да табигатьне пычрату очраклары билгеле. Күпчелеге мәхкәмә аша зур штрафларга тарттырылган. Аларда һәлакәтләр, техноген фаҗигаләр булып тора. Уфага кайтарылган җиһазлар яңа түгел, алар Австриядә бик күп фаҗигаләр, табигатькә зыян салган заводныкы. Завод төзеләсе җирне канунсыз кулга төшергәннәр. Ул башта авыл хуҗалыгы җирләре булган, аннан аны халыктан алып төзелеш өчен җиргә әйләндергәннәр. Бездәге Кроношпан Кипрның офшор төбәгендә теркәлгән. Шуңа аннан республикага керем дә булмаячак. Без киләчәк буын хакына табигатьне пычратуга юл куймаячакбыз!”

Урам җыенында Кроношпанның Мәскәү янындагы Егорьевски шәһәрендәге завод эшчәнлеге белән танышкан вәкилләр дә чыгыш ясады. Айрат Ганиев:

“Башкортстанның экология һәм табигатьне саклау министрлыгы Егорьевскига сәфәр оештырды. Мин һәм тагы берничә кеше алдан киттек. Без барганда заводның дистәдән артык торбасыннан куе төтеннәр чыга иде. Башкортстанның рәсми делегациясе килгәч, бер генә торбадан сыек кына төтен чыга башлады. Рәсми төркемгә чын хәлне күрсәтмәделәр. Без Егорьевски халкы белән очраштык. Алар барысы да безгә Кроношпан төзелешенә юл куймаска киңәш итте”.

Урам җыенында Уфа янында Кроношпан заводын төзү кануни булмавы билгеләнде. Аны төзү дөрес түгеллеге турында карар чыгарылды.
Кроношпан төзелешенә каршы урам җыены, Уфа, 7 сентябрь 2013

Кроношпан төзелешенә каршы урам җыены, Уфа, 7 сентябрь 2013

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG