Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар Каргалы авылында ТНВ бүлеге ачылды


Оренбур корпунктын ачу уңаеннан матбугат очрашуында Илшат Әминов чыгыш ясый
Оренбур корпунктын ачу уңаеннан матбугат очрашуында Илшат Әминов чыгыш ясый

3 сентябрь көнне Оренбур шәһәрендә "Татарстан-Яңа гасыр" телерадиоширкәтенең бүлеге тәкъдим ителде. Моңа кадәр ул үз вәкиллекләрен Мәскәүдә, Екатеринбурда, Төмәндә, Ижауда, Уфада, һәм Сембердә булдырган иде.

"Татарстан Яңа гасыр” телевидение каналының Оренбур корпунктын ачу уңаеннан матбугат очрашуы шәһәрнең Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге татар драма театрында узды. Матбугат очрашуында телеканал җитәкчесе Илшат Әминов, урынбасарлар Илшат Сафиуллин, Миләүшә Айтуганова һәм Татарстан дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев катнашты.

Театр белән танышу, аннан телерадиоширкәтнең бүлеге урнашкан урын - Татар Каргалы авылына юл тоттылар. Әйтергә кирәктер, бу телерадиоширкәтнең авылда урнашкан беренче бүлеге.

"Эра" балалар бию төркеме чыгышы
"Эра" балалар бию төркеме чыгышы
Мәгълүмат алмашу, тарату һәркемгә дә кирәк. Оренбур өлкәсенең 152 меңнән артык татар халкы моны яхшый аңлый. Казан кунакларына махсус бүләкләр - Татар Каргалы авылының "Эра" балалар бию төркеменнән татар биюе белән канал исеме язылган чәк-чәк.

Корпунктның җиһазлануы белән кызыксынучыларга Илшат Әминов яңа камера, монтаж өстәлләре куелуын, машинасы бирелүен әйтте.

Татар Каргалы авылынданы корпункт
Татар Каргалы авылынданы корпункт
Оренбур корпунктында ике кеше эшләячәк: директор-хәбәрче һәм оператор. Алар өлкәдә яшәүче милләттәшләребез турында аена 14 сюжет әзерләячәк. Максатлар шул ук - ике арада уртак мәгълүмат кыры булдыру. Ул татар дөньясын гына түгел, икътисад, сәясәт, мәгариф, мәдәният, кыскасы, барысын да үз эченә алырга тиеш.
XS
SM
MD
LG