Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казан якын елларда Олимпия уеннарын үткәрүгә дәгъва итмәячәк"


Александр Жуков
Александр Жуков
Якшәмбедә Русия Олимпия комитеты президенты Александр Жуков Казан йә Мәскәүнең якын елларда җәйге Олимпия уеннарын үткәрүгә дәгъва итү ихтималын кире какты.

"Безгә әле башта Сочи уеннарын, аннары 2018 елда футбол дөнья беренчелеген үткәрергә кирәк, шуңа күрә Русия шәһәрләрен җәйге Олимпия уеннарын үткәрүгә тәкъдим итү әлегә каралмый" диде ул.

Быел Казанда Универсиада үткән көннәрдә Русия Олимпия комитетының башкарма мөдире Марат Бариев Казанның хәзер инде Олимпиада үткәрергә дә әзер булуын әйтеп, 2024 ел уеннарына дәгъва итеп карый алуын әйткән иде.

Узган төндә 2020 ел җәйге Олимпия уеннарының Токиода узачагы игълан ителде. Әлеге карар Халыкара олимпия комитетының Буэнос-Айреста үткән сессиясендә кабул ителде.

2020 ел уеннарын үткәрү өчен Мадрид, Истанбул һәм Токио көрәште. Тавыш бирү нәтиҗәсендә башта Мадрид, аннары Истанбул исемлектән төшеп калды.

Япония башкаласы җәйге Олимпия уеннарын икенче тапкыр кабул итәчәк. Беренче тапкыр ул бу уеннарны 1964 елда үткәргән иде.

Соңгы җәйге Олимпия уеннары 2012 елда Лондонда үткән иде. 2016 елда җәйге уеннар Бразилиянең Рио-де-Жанейро шәһәрендә үтәчәк.
XS
SM
MD
LG