Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:22

Русиядә бердәм сайлау көне. Мәскәүдә веб-трансляция өзелүе турында хәбәр ителә


Якшәмбедә Русиядә бердәм сайлау көне – Русиянең төрле төбәкләрендә төрле дәрәҗәдә сайлаулар уза.

Шул исәптән, Башкорстанда Дәүләт җыелышы – Корылтайга,
Тататарстанда 33 районда җирле идарәгә өстәмә сайлаулар үтә.

Русия башкаласында мэр сайлау уза. Бу урынга алты намзәт дәгъва итә. Төп көрәш Мәскәүнең хәзерге мэры Сергей Собянин белән оппозиция вәкиле Алексей Навальный арасында барыр дип көтелә.

Тавыш бирү урыннары иртәнге җидедән кичке сигезгә кадәр ачык булачак.

Мәскәүдәге 3400 тавыш бирү урынында 7 мең вебкамера урнаштырылган. Тавыш бирү барышын http://vybory.mos.ru порталында теркәлеп күзәтеп барып булачак.

Кайбер урыннарда веб-трансляциянең 10 минутка өзелеп торуы хәбәр ителде. Оештыручылар моны "техник сәбәпләр" белән аңлата.

XS
SM
MD
LG