Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның иң зур мөселман җыенында Татарстанны таныттылар


Юша Козакевич күргәзмәсе
Юша Козакевич күргәзмәсе

Якынча 40 мең кеше килгән күргәзмәдә америка-поляк-татар журналисты Юша Козакевич Татарстанга багышланган фотостенд тәкъдим итте.

АКШ башкаласы Вашингтонда 30 август–2 сентябрь көннәрендә Төньяк Америка ислам җәмгыятенең (ISNA) 50нче җыены узды. Ел саен уза торган җыенның быелгысы – юбилей җыены булды. ISNA – Төньяк Америкада иң зур мөселман җәмгыяте.

Форумның максаты – АКШтагы кечкенә мөселман даирәләрен ныклы җәмгыять тирәсендә туплау, бәйләнешләрне ныгыту. Чарада танылган дин галимнәре чыгышлар ясый, сәнгать күргәзмәләре оештырыла. Быелгы форумга барлыгы 40 мең кеше килгән.

Юша Козакевич һәм аның фотокүргәзмәсе
Юша Козакевич һәм аның фотокүргәзмәсе
​Сәнгать күргәзмәсендә Татарстанга багышланган стенд та бар иде. Анда АКШта туып үскән Польша татары Юша Козакевич үзенең фотоларын тәкъдим итте. Фотокүргәзмәнең исеме – "Татар-американ сәяхәтчесе үзенең туган җирендә". Ул авторның Казан, Болгар, Биләр, Истанбулның тарихи урыннары, Нью-Йоркның поляк-татар мәчете фотоларыннан гыйбарәт. Юша шулай ук журналистика белән шөгыльләнә. Укучыга ул Kazan Herald һәм Футболград басмалары аша таныш.

"Казан – Русиянең ислам мәдәниятенә керү капкасы. Ул меңләгән риваятьләр саклаган борынгы башкала. Минемчә ул Европа исламының азаны булып тора. Башка бер кайда да җомга хөтбәсен бер үк вакытта рус, татар һәм гарәп телендә ишетеп булмый бит", - дип Юша Казан турында тәэсирләре белән уртаклаша.

Юша Козакевич күргәзмәсе
Юша Козакевич күргәзмәсе
Казан – Татарстанның мәдәни үзәге булса, Болгар – аның рухи мәркәзе, дип сөйләде автор Азатлыкка. “Дөнья Русияне суганга охшаган гөмбәзле архитектура аша таный, ә Татарстанның агач һәм таш мәчетләре һаман да танытылмаган”, – ди ул. Американың иң зур мөселман форумында татар исламын танытканым өчен бик шатмын, ди Юша.

Аның сүзләренчә, форумга килүчеләр аның күргәзмәсенә карап Русия мөселманнары белән кызыксынганнар. Халык якты тәнле мөселманнарны күрүгә бик гаҗәпләнә, ди ул.

ISNA җәмгыятенең тарихы 1960 елларда АКШ һәм Канада университетларында барлыкка килгән мөселман студентлары җәмгыятенә барып тоташа. Беренче җыен 1963 елда Иллинойс университетында узган. Шуннан соң ел саен төрле шәһәрдә уза.

ISNA форумы узган җир
ISNA форумы узган җир
​Бүген аның баш фатиры Индианада урнашкан. Җәмгыять иҗтимагый эш, хәйриячелек, мәгариф һәм башка эшләр белән шөгыльләнә.

"ISNAның төп максаты – Америка мөселманнарының иреклекләре, хокукларын яклау, аларга АКШта яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру, үз динен, мәдәниятен, традицияләрен саклау", - ди Юша Козакевич.

Автор киләсе елны да ISNA форумында катнашырга җыена. Анда ул Польша һәм Литвадагы мәчетләрдән фотокүргәзмә тәкъдим итәргә ниятли.
XS
SM
MD
LG