Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда 180 метрлы хәләл шашлык пешереләчәк


Чуашстанда 10 метрлы хәләл шашлык пешерделәр
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:49 0:00

Чуашстанда 10 метрлы хәләл шашлык пешерделәр

7 сентябрьдә Чуашстанның Козловка шәһәре янында 10 метрлы хәләл шашлык пешерделәр. Бу чара 3-6 октябрьдә Казанда узачак "EURO-ASIA EXPO 2013" халыкара күргәзмәсенә әзерлек кысаларында оештырылды.

Чараны оештыручылар сүзләренчә, октябрь башында Татарстан башкаласында узачак халыкара күргәзмәдә 180 метр озынлыктагы хәләл шашлык пешереләчәк. Моның белән Гиннес рекордлар китабына керү планлаштырыла. Шимбә көнне оештырылган 10 метрлык шашлык исә әлеге күргәзмәдә пешереләчәк рекорд озынлыктагы шашлык пешерү чарасын бер сынап карау үзенчәлеген йөртте.

Моңа кадәр Йошкар Ола һәм Киев шәһәрләрендә 150 метр озынлыктагы шашлык пешерелеп рекорд куелган булган. Хәзер бу рекордны хәләл шашлык пешереп уздырыга ниятлиләр.

Быел "EURO-ASIA EXPO 2013" халыкара күргәзмәсе кысаларында "KAZANHALAL" күргәзмә-ярминкәсе дә оештырылачак. Бу күргәзмә-ярминкәдә игътибар үзәгендә хәләл индустрия булачак.

Тәҗрибә шашлыгының Козловка шәһәре янында пешерелүенең сәбәбе исә рекорд шашлык пешәчәк мангалларның нәкъ менә Козловкадагы металл эшләнмәләр заводында эшләнүенә бәйләп аңлатылды.

Быелгы "EURO-ASIA EXPO 2013" күргәзмәсенең төп тематикасы - гаилә кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләр булачак.

Ә рекорд озынлыктагы хәләл шашлык белән хәләл ризыкка игътибар җәлеп итү - төп максат булып тора дип әйтелде.

Козловкада булганы кебек күргәзмәдә пешереләчәк хәләл шашлыкны пешерүгә дә волонтерлар ярдәм итәчәк. Пешкән шашлык ярминкәгә килүчеләргә таратылачак.
XS
SM
MD
LG