Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Навальный уңышы Кремльгә яңа мәшәкатьләр тудыра"


Алексей Навальный хатыны Юлия һәм улы Захар белән тавыш биргәннән соң журналистлар белән очраша. Мәскәү, 8 сентябрь 2013
Алексей Навальный хатыны Юлия һәм улы Захар белән тавыш биргәннән соң журналистлар белән очраша. Мәскәү, 8 сентябрь 2013

Беренчел нәтиҗәләргә күрә, якшәмбе Мәскәүдә узган мэр сайлауда оппозиция намзәте Алексей Навальный көтелгәннән күпкә яхшырак нәтиҗәгә иреште.

Мәскәү үзәк сайлау комиссиясе дүшәмбе иртәсенә игълан иткән беренчел нәтиҗәләргә күрә, якшәмбе Мәскәүдә узган мэр сайлауда шәһәрнең хәзерге башлыгы Сергей Собянин – 51,37%, аның төп көндәше, оппозиция намзәте Алексей Навальный – 27,24% тавыш җыйган.

Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Валентин Горбунов сүзләренчә, “беренчел нәтиҗәләр сайлауның бер турда тәмамлануын күрсәтә, соңгы рәсми нәтиҗәләр сишәмбе билгеле буылырга мөмкин.”

Сайлау комиссиясе нинди генә саннар игълан итмәсен, бер нәтиҗә инде билгеле – бу сайлауда оппозиция намзәте Алексей Навальный алдан көтелгәннән күпкә яхшырак нәтиҗәгә иреште.

Бер атна элек кенә фикер белешү агентлыкларының күбесе Навальныйга күп дигәндә 15% фаразлады.

Тавыш бирү тәмамлангач игълан ителгән exit-poll нәтиҗәләре исә Навальныйга 29-32% чамасы тавыш бирелгәнен күрсәтте. Аның сайлау штабы нәтиҗә хәтта 36% чамасы дип белдерә.

Мәскәүнең үзәк сайлау комиссиясе шактый озак "уйлаганнан" соң Собянинның беренче турда ук җиңүен тәэмин иткән 50% җыйганы турында беренче саннарын әйтә башлагач, Навальный бу нәтиҗәне хәрәмләшү дип атады, аны танымаячагын һәм икенче тур өчен көрәшәчәген белдерде.

Навальный икенче тур үткәрергә чакыра
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:28 0:00

Федераль каналларга чыгу мөмкинлеге булмауга карамастан, Навальный үзенең тарафдарларына һәм ярдәмчеләренә таянып шактый әүзем кампания алып барды.

Навальныйның штаб вәкиле Алексей Шагал Азатлыкка әйтүенчә, "Навальный бу кампания нәтиҗәсендә шактый чыныгып, сәяси көрәшнең югарырак дәрәҗәсенә күтәрелгән."

8 сентябрь тавыш бирүдә сайлаучыларның нибары 32% катнашкан. Ун ел элек булган соңгы сайлауда бу сан илледән күбрәк булган. Кайбер белгечләр моның сәбәбен Навальныйның мәскәүләрне "уята алмавында" күрә.

Мәскәүдәге Карнеги үзәге белгече Николай Петров исә моны Собянинның болай да җиңәчәгенә ышанып, административ ресурсны, элекке мэр Юрий Лужков белән чагыштырганда, бик аз куллануы белән аңлата.

Билгеле булганча, Навальный июль аенда коррупциядә гаепләнеп биш ел төрмәгә хөкем ителде һәм түләү хисабына гына иреккә чыгарылып хәзерге вакытта апелляция карарын көтә. Петров фикеренчә, Навальныйның бу сайлауда уңышы Кремльгә яңа мәшәкатьләр тудыра ала.

“Кремльгә иң җиңеле – Навальныйга биш ел шартлы хөкем бирү булыр иде. Хәзер исә мондый уңыштан соң аны төрмәгә утыртырга чакыручы "карчыгалар" табылачак” ди Петров.

Навальный "Кировлес" эше кысаларында 10 сентябрьдә мәхкәмәгә чакырылган. Дүшәмбедә Мәскәүдә аны яклап урам җыены үтәчәк.
XS
SM
MD
LG