Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстан чигендә балалар бакчасы ачылды


Яңа бакчага килгән балалар
Яңа бакчага килгән балалар

Оренбур өлкәсенең Тоз-Түбә районы Линевка авылында, элеге районның иң ерак, Казакъстан чигеннән өч чакрым ераклыкта урнашкан авылда яңартылган балалар бакчасы ачылды.

33 ел элек ябылган бакча бинасы янә төзекләндерелде. Шул еллар буе бакча балаларын мәктәп сыйдырган. Әлеге җирдә ашлыклары, карбызлары белән горурланалар, тик юллары гына начар булу аркасында бу авылга кунаклар сирәк килә.

Балалар бакчасы
Балалар бакчасы
Авылда яшь гаиләләр җитәрлек. Соңгы елда туучы балалар саны да арткан. Балалар бакчасындагы бөтен 50 урын да тулган, инде хәзер бакчага чират юк.

Балалар бакчасы "Оренбур ягы балалары" өлкә проекты кысаларында төзекләндерелә. Федераль, өлкә, муниципаль бюджеттан 20 миллионнан артык акча тотылган. Инде бу юлы Линевка авылы халкы өлкә губернаторы Юрий Бергка яңа эштә - юллар төзүдә ярдәм итүен үтенде.

Авылда барлыгы 1 мең 300 кеше яши, шуларның яртысыннан артыгы татарлар. Татар халкы кайда гына яшәмәсен, ул үз гореф-гадәтен саклый белә. "Мирас" татар халык ансамбле репертуарында борынгы да, заманча да җырлар күп, көз айларында ансамбль үзенең 10 еллыгын билгеләп үтмәкче. Өлкәдән тыш, һәвәскәр җырчылар күрше Казакъстанда яшәүче милләттәшләребез алдында да чыгыш ясый.
Бакчага килүчеләр
Бакчага килүчеләр
XS
SM
MD
LG