Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:17

Мәскәү сайлау комиссиясе: Собянин – 51,37%, Навальный – 27,24%. Икенче тур булмаячак


Мәскәү Үзәк сайлау комиссиясе дүшәмбе иртәсенә барлык тавышларны санап бетергәннән соң Мәскәү мэры сайлауның беренчел нәтиҗәләрен игълан итте:

Сергей Собянин (хәзерге мэр) – 51,37%
Алексей Навальный (РПР-ПАРНАС) – 27,24%
Иван Мельников (КПРФ) - 10,69%
Сергей Митрохин (Яблоко) – 3,51%
Михаил Дегтярев (ЛДПР) – 2,86%
Николай Левичев (Гадел Русия) – 2,79 %.

Мәскәү Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Валентин Горбунов сүзләренчә, “беренчел нәтиҗәләр сайлауның бер турда тәмамлануын күрсәтә, соңгы рәсми нәтиҗәләр сишәмбе билгеле булырга мөмкин.”

Тавыш бирүдә сайлаучыларның 32% катнашкан.

XS
SM
MD
LG