Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда көтелгәнчә "Бердәм Русия" җиңде


Башкортстан парламенты бинасы
Башкортстан парламенты бинасы

Башкортстан корылтаена 8 сентябрьдә үткән сайлауда, алдан фаразланганча, зур аерма белән хакимият партиясе – "Бердәм Русия" җиңеп чыкты.

Башкортстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев белдерүенчә, 9 сентябрь Уфа вакыты белән иртәнге сигезгә бюллетеньнәрнең 97.02% тикшергәч шул ачыкланган: беренче урында 76.37% тавыш җыеп “Бердәм Русия” бара, икенче урынны 11.67% тавыш белән КПРФ, өченче урынны 3.6% белән ЛДПР, дүртенче урынны 2.76% белән Мироновның “Гадел Русиясе” били. Калган партияләр бер проценттан да азрак тавыш җыйган.

Шулай итеп, Башкортстан парламентына керү өчен кирәк булган 7% киртәне фәкать ике генә партия – “Бердәм Русия” һәм КПРФ кына үтә. Алар корылтайда 55 урынны бүлешәчәк. Әлегә, беренчел нәтиҗәләргә күрә, “Бердәм Русия” 49, КПРФ алты мандатны алырга мөмкин.

Аннан да кала тагын дүрт фирка: ЛДПР, “Русия ватанпәрварлары” (“Патриоты России”), “Яшелләр альянсы – Халык фиркасе” ("Альянс Зеленых – Народной партии”), “Социаль теләктәшлек фиркасе” (“Партия социальной солидарности”) вәкилләре бер мандатлы округлардан парламентка үтә.

Башкортстан корылтае тарихында беренче тапкыр бу канун чыгару җыенында алты фиркадән вәкилләр булачак.

Республикадагы алты сайлау округында үз-үзен тәкъдим итүчеләр җиңде.

Белешмә. Башкортстандагы сайлауларда 19 партиянең төбәк бүлекчәсе катнашты. Шуларның 12се гомум сайлау округы буенча да, бер мандатлы округлар буенча да үз намзәтләрен күрсәткән иде. Калган җидесе – бер мандатлы округлар буенча гына.

Парламент сайлауларында Башкортстандагы 3 миллион 21 мең сайлаучының нибары 48.75% гына катнашкан.

Башкортстан җирлегендә барлыгы 3452 сайлау участогы эшләде. Башкортстан парламентындагы 110 урынга җәмгысе 1615 кандидат дәгъва итә.

Сайлаулар өчен барлыгы 6 миллион 14 мең бюллетень бастырылган. Шуларның 80% урыс телендә, калганнары – урыс-башкорт, урыс-татар телләрендә.
XS
SM
MD
LG