Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:50

Абхазиядә Русия дипломаты үтерелде


Бүген иртән Сухумида Русиянең Абхазиядәге илчелегенең беренче сәркатибе атып үтерелде. Аның җәмәгате яраланган, аңа медицина ярдәме күрсәтелә. Җинаять эше ачылган.

Абхазия президенты Александр Анкваб бу хәлдән соң ашыгыч киңәшмә җыйды һәм анда хокук саклау оешмалары җинаятьне ачу өчен бөтен көчләрен куярга тиеш дип белдерде.

Мәскәүдә дипломатны үтерүгә, шул исәптән террор гамәле булырга мөмкинлегенә дә, нәтиҗәләр ясарга иртәрәк, дип белдерәләр. Русия эчке эшләр министры урынбасары Григорий Карасин сүзләренчә, җентекле тикшерү генә үтерү сәбәпләрен ачачак.

XS
SM
MD
LG