Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әсад Сүриягә һөҗүм була калса көтелмәгән хәлләрдән кисәтә


Бәшәр Әсад
Бәшәр Әсад
Сүрия президенты Бәшәр Әсад, Си-Би-Эс телеканалына әңгәмәдә, үзләренең химик корал куллануы турында дәлилләрне АКШның игълан итмәвен белдерде.

Әсад сүзләренчә, әгәр Сүриягә һөҗүм булса төбәктә “теләсә нәрсә” көтәргә мөмкин. Әсад нинди адымнарның кем ягыннан булачагын тәфсилләмәде.

Әсад сугыш сәяси һәм икътисадый файда китермәчәк дип саный. Аның сүзләренчә, АКШ төбәктә уйланмаган адымнар өчен зур бәя түләячәк.
XS
SM
MD
LG