Accessibility links

Кайнар хәбәр

Су баскан Хабаровски краенда да сайлаулар үтте


Хабаровскида тавыш бирү урыны
Хабаровскида тавыш бирү урыны

Хабаровски краенда үткән сайлауларда төбәкнең әлеге җитәкчеләре – губернатор Вячеслав Шпорт һәм Хабаровски мэры Александр Соколов җиңеп чыкты.

Үткән якшәмбе Хабаровски краенда көн җылы һәм кояшлы иде. Берәүләр сайлау участокларына юл тотты, икенчеләр исә – Амур ярына дамбалар төзергә яисә үз бакчаларына бәрәңге казырга юнәлде. Нәтиҗәдә, 8 сентябрь көнне үткән сайлауларда хабаровскилыларның якынча 33%ты гына катнашты. Бу күрсәткеч сәяси технологлар алдан фаразлаган саннардан күпкә тубән.

Инде хәбәр ителгәнчә, сайлауларда "Бердәм Русия", "Гадел Русия", ЛДПР һәм КПРФ фиркаләре катнашты.

Хабаровски краенда үткән губернатор сайлауларында иң күп тавыш крайның әлеге губернаторы Вячеслав Шпортны яклап бирелгән. Сайлауларда катнашучыларның 63%тан артыгы аны губернатор итеп күрергә теләүләрен белдергән.

Сайлау комиссиясе мәгълүматларына күрә, Хабаровски мэры Александр Соколов та үз урынында калачак. Сйлаучыларның 67%тан артыгы аңа ышаныч күрсәткән.

Ни кызганыч, Хабаровски краенда губернатор, мэр, депутатлар канәфиен дәгъвалаучы кандидатлар арасында милләттәшләребез күренми. Бу инде Амур ярларында яшәүче татар-башкорт халкының тормышы киләсе елларда да әллә ни яхшы якка үзгәрмәячәк дигән сүз. Шуңа да карамастан, татарлар үзләре сайлауларда актив катнашты. Без кайберләренең фикерен белештек.

Фәимә Гайнетдинова
Фәимә Гайнетдинова
Фәимә Гайнетдинова, пенсионер :

“Безнең өчен сайлау – үзе зур бәйрәм. Аннан бер дә калган юк. Бу юлы да сайлауга бик теләп бардым. Кайткач өйдә милли ризыклар пешереп, табын әзерләдем. Мин үзем инде күп еллар авиация заводында эшләгәч, тавышымны Вячеслав Шпортны яклап бирдем. Аңа ышанам.”

Рәфидә Шарангович-Хәйретдинова
Рәфидә Шарангович-Хәйретдинова
Рәфидә Шарангович-Хәйретдинова, Амурдагы Комсомольски шәһәрендәге Николай Островский исемен йөрткән үзәк китапханә мөдире:

“Ничек инде үзеңнең гражданлык бурычыңны үтәмисең ди? Сайлауларда беренчеләрдән булып катнаштым. Сер түгел, тавышымны Вячеслав Шпортны яклап бирдем. Чөнки әлегә аны алыштырырлык кешене күрмим.”

Эдуард Насыйров
Эдуард Насыйров
Эдуард Насыйров, күперләр төзү отряды хезмәткәре:

“Һәр сайлауда мин коммунистларны яклап тавыш бирәм. Аларның программасы да ошый. Аннан, кем җиңәсе алдан ук билгеле бит инде, хакимият партиясе өчен тавыш биреп торасы юк.”

Шунсы билгеле, Ерак Көнчыгышта сәяси тормыш хәзер бик сүлпән. Край губернаторы һәм Хабаровски шәһәре башлыгын сайлауның нәтиҗәсе күпләрне бөтенләй кызыксындырмады. Бу Ерак көнчыгышлыларның үз киләчәгенә битарафлыгын күрсәтми. Бары киләчәкнең һәм дилбегәнең кем кулында булуы ачык түгел. Шәһәр башлыгындамы, край губернаторындамы, Мәскәүдәме? Әллә күршедә генә торган чит ил кампанияләре, банклары, кәсеп эшләре тәэсир итәчәкме? Хакимият сайлау бу эшләргә үзгәреш кертми. Тормыш элеккечә - үзенчә бара.
XS
SM
MD
LG