Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 09:10

Екатеринбурда мэр булып "Гражданская платформа" вәкиле Евгений Ройзманның сайлануы татарларны да аптырашта калдырган. Мэр булыр дип көтелгән "Бердәм Русия" вәкиле татарларга этномәдәни балалар бакчасы булдырырга вәгъдә иткән булган.

Екатеринбурдагы сайлауда "Наркотиксыз шәһәр" ("Город без наркотиков") фонды җитәкчесе Евгений Розман 33,31% тавыш җыйса, “Бердәм Русия” фиркасе вәкиле Яков Силин 29,71% тавыш казанган. Хакимият партиясе вәкиленең бу сайлауда җиңә алмавы күпләр өчен көтелмәгән хәл булган. Хәтта татарлар да шәһәргә җитәкче булып Силин килер дип өметләнеп аның белән эш алып барган.

“Яков Силин Урал татарлары конгрессының корылтаена да килде, күп очрашулар да уздырды. Ул безнең проблемнарны белә һәм татарлар өчен мөһим булган мәгариф темасына игътибар итәчәген әйтте. Ул шәһәрдә балалар бакчаларында этномәдәни төркемнәр ачарга вәгъдә итте. Ройзман белән татар мәсьәләсендә ничек эшли башлауны әлегә күз алдына да китерә алмыйбыз. Башта аның татарларга карата позициясен белергә кирәк булыр”, ди Урал татарлары конгрессы идарәсе рәисе урынбасары Фәвия Сафиуллина.

Ул шулай ук Ройзман белән шәхси таныш булуын әйтә.

“2006 елда таныштык һәм ул минем күз алдымда бик кызу кеше буларак истә калды. Ләкин бу аралашуда татарлар темасы күтәрелмәде. Шуңа мин аның татарларга карашын белмим”, ди ул.

Ройзман 2003 елда Русия Дәүләт думасына депутат булып сайланган иде. Аның элек төрмәдә утыруларын казып чыгарып 2007 елда депутат итеп сайламадылар. Ләкин депутат булып торган елларында да ул татарлар өчен берни эшләмәгән.

“Аның төп эшчәнлеге наркоманнарга каршы көрәш иде. Шуның белән ул үзенең йөзен булдырды. Хакимияттәгеләргә каршы зур көч икәнне исбатларга тырышты. Интернет аша күп эш алып барды. Сайлауда да аның өчен яшьләр күп тавыш бирде.

Аның “Город без наркотиков"тагы эшчәнлеге халыкта каршылыклар тудырган чагы да булды, чөнки наркомания афәте белән очрашкан гаиләләр аның турына барысы да әйбәт фикердә түгел. Балаларны көчләп сак астында тоту, төрлечә дәвалау алымнары турында әйттеләр. Ройзманның бу өлкәдә үз карашы булды.

Ройзман сәяи өлкәдә көчле шәхес, әмма хуҗалык ягыннан нинди булачагын әйтүе кыен. Екатеринбур кебек зур шәһәрне җитәкләү аның хәленнән килер микән? Менә бу безне борчый. Силин хәзерге вакытта губернаторның беренче урынбасары. Ул шәһәрдәге хуҗалык эшләрен дә яхшы белә. Без аны хәзерге заман таләпләренә яраклы җитәкче буларак кабул итә идек.

Ройзман турында “Бандитны сайлап нинди көнгә калырбыз икән” дип әйтүчеләр дә бар, кайберәүләр чын-чынлап бәйрәм итә. Алар демократия җиңде дип әйтә”, ди Фәвия ханым.

Әлеге демократия өлкә губернаторына мөгаен кыйммәткә төшәчәктер. Силин өчен тавыш җыюны тәэмин итә алмаган Свердлау өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашевка якын тирәдә үз вазифасыннан китәргә туры килер дип уйлаучылар да юк түгел. Сафиуллина да җитәкчелектә элеккеге губернатор Эдуард Россель булса, бу хәл күзәтелмәгән булыр иде дип саный. Ул шәһәр мэры сайлавында хәрәмләшүләр булмавын әйтә.

“Чиста” сайлаулар узды. Юкса Ройзман җиңмәс иде. Екатеринбур ул элек-электән инкыйлаблар шәһәре. Анда сәяси яктан актив халык яши һәм демократия алга киткән. Халык үз теләгәнен куркмыйча белдерә ала.

Хакимияткә карата халыкның ышанычы бераз кимегәндер. Җәмәгатьчлек, зыялылар өчен Ройзманның сайлануы көтелмәгән яңалык булды”, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG