Accessibility links

Кайнар хәбәр

Барак Обама: Сүриягә хәрби операцияне үткәрми калырга мөмкин


Барак Обама
Барак Обама
Сүриядәге химик коралны халыкара җәмәгатьчелек контроленә тапшыру, Бәшәр Әсад режимына каршы Кушма Штатларның хәрби операциясен үткәрми калу мөмкинлеге бирергә мөмкин. Бу хакта АКШ президенты Барак Обама CNN телеканалына әңгәмәдә белдерде.

Дүшәмбе иртәнге якта АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри, әгәр Сүрия хакимияте химик коралдан баш тартса, Сүриягә көч кулланудан тукталып калырга мөмкин дигән иде.

Керри белдерүеннән соң берничә сәгать соңрак Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Димәшккә, булган химик коралны халыкара җәмәгатьчелеккә тапшырырга һәм аны юк итәргә дигән тәкъдим ясады. Сүрия тышкы эшләр министры Вәлид Мөгаллим Русия тәкъдимен хуплады.

Русия тәкъдименә карта Обама, бу адымның ихлас булуына һәм Сүрия эчендәге яңа хөҗүмнәргә киртә салуына, аның Кушма Штатларның тәвәкәллеген йомшарту һәм туктатып тору өчен генә булмавына ышанырга кирәклеген белдерде. "Шуңа күрә мин алдан билгеләнгән планымнан чигенмим һәм аны американ халкына телемөрәҗәгатьтә дә дәлилләячәкмен", диде Обама.

АКШ президенты сүзләренчә, үз халкына каршы химик матдә кулланган Әсад режимын җавапка тарту белән янауның эффективлыгын Мәскәү тәкъдиме күрсәтеп тора.

"Минем теләкнең нык булуын Петербурда узган "Зур егермелек" саммитында үзара сөйләшкәндә Путин тулысынча аңлаган булырга тиеш", диде Обама.
XS
SM
MD
LG