Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:32

Казанда мөселман яшьләр хәрәкәтенә багышланган конференция үтә


12 сентябрь көнне Татарстан диния идарәсенең яшьләр бүлеге “Мөселман яшьләр хәрәкәте: үсеш юллары һәм киләчәге” дигән темага конференция үткәрәчәк. Бу хакта диния идарәсе хәбәр итә. Чарада “Сәләт” хәрәкәте вәкилләре дә катнашачак.

Конференциядә мөселман яшьләр хәрәкәтенең үсеше, традицион исламны ныгыту, мөселман волонтер төркемнәре оештыру, җәйге мөселман лагерьлары оештыру мәсьәләләре дә каралыр дип көтелә.

Чарага районнардан волонтер хәрәкәте вәкилләре, яшь имамнар, галимнәр дә чакырылган.

XS
SM
MD
LG