Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция БМОга Сүриягә карата резолюция өлгесе тәкъдим итә


Лоран Фабиус
Лоран Фабиус
Франция БМО Иминлек шурасына Сүриягә химик корал програмын җәмәгатьчелеккә ачуны һәм аны халыкра контрольгә куеп юк итү таләбе куйган резолюция өлгесен тәкъдим итә. Бу хакта сишәмбе Франция тышкы эшләр министры Лоран Фабиус белдерде.

Франциянең бу тәкъдиме бер көн элек БМО Иминлек шурасының даими әгъзасы һәм Сүрия президенты Бәшәр Әсад режимының беректәше Русиянең Димәшк химик коралны халыкара контрольгә куярга һәм юк итәргә дигән тәкъдименнән соң яңгырады.
XS
SM
MD
LG