Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЛГБТ активистлар Сочи химаячеләренә басымны арттыра


Нью-Йоркта Coca-Colaга басым ясау чарасында
Нью-Йоркта Coca-Colaга басым ясау чарасында

АКШта гейлар хокукларын яклаучы активистлар Сочи Олимпия уеннары химаячеләре булган ширкәтләрне Русиядә ГЛБТ вәкилләрен эзәрлекләүче канунга каршы чыгарга чакыра.

АКШта гейлар хокукларын яклаучы активистлар Сочи Олимпия уеннары химаячеләре булган ширкәтләргә басымны арттыра. Августта алар McDonald’s идарәсе янында пикет үткәргән иде, күптән түгел Coca-Colaга каршы протест чарасында әлеге ширкәт ясаган эчемлекләрне урамга түкте.

Бу протест чараларын оештыручылар “дөньякүләм Олимпия партнерлары” унлыгына кергән ширкәтләрне ЛГБТ хокуклары мәсьәләсендә үз позицияләрен ачык итеп билгеләмичә бу спорт ярышларына ярдәм итү белән Русиядә ЛГБТ хокукларын кысуга өлеш кертүдә гаепли.

Активистларның берсе, АКШта яшәүче Олег Железняков элек ширкәтләрнең җаваплылыгы мәсьәләсенә игътибар юнәлтү аларның үз карарларын үзгәртүенә сәбәп була иде, ди. Железняков Нью-Йорк үзәгендә Coca-Cola эчемлекләрен урам сулары агып китү юлына түгеп протест белдерү чарасында катнашкан иллеләп кешенең берсе иде.



Бу чарада катнашучылар “Coca-Cola урыс нәфрәтенә химаячелек итә” дигән язулар күтәреп чыкты.

“Аларның бу чарада катнашуга ни дәрәҗәдә җитди каравын күрербез, әмта төп химаяче буларак аларның сүзе саллы булыр иде. Алар Халыкара Олимпия комитетына мөрәҗәгать итә ала, Сочида берәр белдерү ясый ала һәм алар химаячелектән дә чыга ала”, ди Железняков.

Coca-Colaны түккән активистларның кайберләре Русиядә гей “пропаганда”сын тыю турындагы канунга ризасызлык белдереп бу җәйдә Нью-Йорк урамында урыс аракысын да түккән иде.

Гей активистлар Нью-Йоркта урыс аракысын түкте
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:16 0:00

Июнь аенда президент Владимир Путин имзалаган бу канун балигъ булмаганнарга “традицион булмаган сексны пропагандалаган” өчен штраф һәм хәтта төрмә җәзасы билгели. Кеше хокукларын яклаучылар исә бу канун Русиядә һомофобик карашларны көчәйтә һәм хәтта көч куллануларга да этәргеч була дип исәпли.

Дмитрий Чернышенко Буэнос-Айреста чыгыш ясый
Дмитрий Чернышенко Буэнос-Айреста чыгыш ясый
Хокук яклаучылар һәм кайбер Көнбатыш рәсмиләре нәрсәнең тыелуын ачык итеп билгеләмәүче бу канун Олимпия уеннары вакытында дискриминациягә, гей спортчыларны һәм кунакларны эзәрлекләүләргә нигез була ала, дип белдерде. Русия рәсмиләре исә бу борчылулар нигезсез, ди. Бу атнада Сочи Олимпиадасы башлыгы Дмитрий Чернышенко Буэнос-Айреста Халыкара Олимпия комитеты утырышында чыгыш ясап, әлеге канун Сочидагы чараларга килүчеләргә кагылмаячак, дип ышандырды.

17 августта Чикагода да дистәләрчә активист Сочи Олимипиадасының икенче бер рәсми химаячесе булган McDonald'sның идарәсе янында пикетка чыкты.

Интернетта химаячеләрне Сочи Олимпиадасыннан читләшергә чакыручы онлайн мөрәҗәгатькә 200 меңнән артык кеше кушылды. Бу мөрәҗәгать Олимпиаданың төп химаячеләреннән берсе булган Proctor & Gamble ширкәте идарәсенә илтеп тапшырылды.

АКШта ЛГБТ хокукларын яклаучы иң зур төркем булган “Кеше хокуклары кампаниясе” август ахырында Сочи Олимпиадасы химаячеләренә хатлар юллады.

Оешма вәкиле Пол Югер әйтүенчә, оешма ул ширкәтләрне химаячелектән читләшергә түгел, ә Русия хөкүмәте рухын якламауларын, Олимпиада рухын яклауларын ачык итеп күрсәтергә чакыра.

“Без аларны үзләренең позицияләрен һәм Олимпиададагы абруйларын ЛГБТ вәкилләренә каршы Русия кануннарын хөкем итү, тамашачыларның һәм спортчыларның иминлеген кайгырту, әмма шул ук вакытта Русиядәге ЛГБТ вәкилләренең дә иминлеген кайгырту өчен кулланырга чакырабыз. Алар моны без сораганга күрә генә түгел, ә бу дөрес гамәл булганга күрә эшләр дип өметләнәбез”, диде Югер.

Кайбер химаячеләрне бу канунның Олимпиадага тәэсире инде чыннан да борчый башлады кебек.

Узган якшәмбедә Халыкара Олимпия комитетының маркетинг бүлеге башлыгы Герһард Һайберг “кайбер химаячеләрнең Русиядәге бу яңа канунга бәйле басым ясавы” турында белдерде.

“Бигрәк тә Америка химаячеләре ни булыр дип куркып тора. Бу безнең барыбызга да зур зыян китерә ала”, диде Һайберг.

Әмма моңарчы Азатлык сорауларына җавап биргән химаячеләрнең берсе дә химаячелектән чыгарга яки Олимпиада вакытында Русиядәге гей хокуклары мәсьәләсен күтәрергә җыенулары турында әйтмәде.

Азатлык Олимпиаданың ун төп химаячесенең барысы белән дә элемтәгә кергән иде. Алар – Atos, Coca-Cola, Dow, General Electric, McDonald’s, Omega, Panasonic, Proctor & Gamble, Samsung һәм Visa.

Coca-Cola, McDonald’s, Visa һәм Dow бу мәсьәләдә Халыкара Олимпия комитеты белән бәйләнештә булуларын һәм комитетның Олимпиада дискриминациясез узарга тиеш дигән белдерүләрен хуплауларын белдерде.

Coca-Cola шулай ук үзенең моңарчы ЛГБТ вәкилләрен яклау очракларын искә алды.

Сочи уеннарын тәэмин итүчеләрнең берсе булган Microsoftның җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге бу турыда сөйләшүдән баш тартты.

Швециянең Scania йөк машиналары ясау ширкәте Сочи уеннарына 700 йөк машинасы бирә. Әлеге ширкәтнең матбугат бүлеге башлыгы Һанс-Аке Даниелсон Азатлыкка аңлатма биреп: "Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүгә чикләүләр булмаган илләрдә без эшмәкәрлек белән шөгыльләнәбез. Үлем җәзасы кулланылган илләр, мисал өчен АКШ һәм Канада белән сәүдә итәргә тиешбезме дигән сорау белән мәсьәләгә башка яктанрак карарга була. Без кәсепчелек кагыйдәләре нигезендә эш итәргә тиеш. Югыйсә, без машиналарыбызны бер илгә дә диярлек сата алмаячакбыз”, диде.
XS
SM
MD
LG