Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай гарәп илләренә танытыла


Тукайның гарәп телендә басылган китаплары
Тукайның гарәп телендә басылган китаплары

10 сентябрьда Казанның “Әкият” курчак театрында Габдулла Тукайның гарәпчәгә тәрҗемә ителгән китаплары тәкъдим ителде. Алар гарәп илләрендә таратылган.

Габдулла Тукай әсәрләрен гарәп теленә Мисыр язучысы, журналист, Күвәйттә чыгучы “Әл-Гарәби” журналы мөхәррире Әшрәф Әбу Әл-Йәзид тәрҗемә иткән. Ул - "Шүрәле" һәм "Кәҗә белән сарык" әкиятләре. "Шүрәле" тәрҗемәсе Тукайның 125 еллыгына ясалып, басылган. "Кәҗә белән сарык" соңрак. Китапларда Татарстан рәссамнары иҗаты кулланылган. 10 сентябрьда Казанда әлеге китапларны тәкъдим итү чарасы узды.

Тукай әкиятләре Күвәйттә 127 мең нөсхә белән басылып, гарәп илләренә таратылган инде. “Тукай турында мәгълүматны без барлык диярлек гарәп илләрендә тараттык”, дип сөйләде тәрҗемәче.

Әшрәф Әбу Әл-Йәзид тәрҗемәче белән
Әшрәф Әбу Әл-Йәзид тәрҗемәче белән
​"Мин Габдулла Тукайның “Кәҗә белән сарык” һәм “Шүрәле” әкиятләрен тәрҗемә иттем. Тукай теле авыр, дип әйтмәс идем, әмма барыбер тәрҗемә вакытында бераз кыенлыклар булды. Аеруча “Шүрәле” әсәрендәге чәчәк исемнәре, үсемлекләр тәрҗемәсе дөрес булырмы, дип борчылдым.

Мин татарчадан гарәпчәгә түгел, ә әсәрләрне башта инглиз теленә тәрҗемә иттем, инглиз телендәге тәрҗемәләрне карадым.

Тукай турында мәгълүматны без барлык диярлек гарәп илләрендә тараттык. Әлеге тәрҗемәләр 127 мең нөсхәдә басылып, гарәп илләрендә таратылды. Шуны әйтә алам: хәзер Тукай биш ел элеккә караганга күпкә билгелерәк. Мин алга таба Тукай әкиятләре тәрҗемәсе сериясен булдыру өстендә эшләячәкмен. Уңышка ирешермен, дип уйлыйм, инша Аллаһ. Эшебез уңышлырак булсын өчен моңа республиканың мәдәният министрлыгы игътибар итүен теләр идем”, дип сөйләде ул.

Әшрәф Әбу Әл-Йәзид үзе Татарстан белән алты еллап даими элемтәдә тора. Беренче тапкыр ул бирегә 2007 елда килгән булган. Барып кайтканнан соң үзе җитәкләгән “Әл-Гарәби” журналында ул Татарстан, татарлар турында мәкаләләр бастыра башлый. Әлеге журнал гарәп дөньясында иң билгеле журналларның берсе. Ул гарәп илләренең барысында диярлек таратыла, гарәп, инглиз, кыйтай, корей телләрендә басыла.

Әшрәф Әбу Әл-Йәзид Габдулла Тукайның Казанда 125 еллыгын билгеләүдә катнашкан, Болгарда, Сабантуйда, Наүруз театр фестивалендә булган. Әлеге "Әл-Гарәби" журналында Татарстан турында төрле мәкаләләр бастыра килгән.
"Кәҗә белән сарык" китабы башында Тукай турында мәгълүмат
"Кәҗә белән сарык" китабы башында Тукай турында мәгълүмат

“Әлбәттә алты ел дәвамында мин бик күп материаллар яздым, ләкин Татарстан турында язган иң беренче мәкаләм белән мин күбрәк горурланам. Шушы елларда тәкъдим иткән язмаларымда үземнең әлеге илгә булган мәхәббәтемне укучыларыма да күчүен теләдем һәм, бәлки, уңышка ирешкәнмен, дип саныйм”, диде ул.

Тукай иҗатын чарада ул мондый сүзләр белән бәяләде:

“Ул татар халкы өчен җаны-тәне белән янучы, йөрәге яшәү дәрте белән тулы булган шагыйрь. Аның шигырьләре гүзәл яшь кызга, илаһи җәннәт бакчасына һәм гашыйк йөрәккә тиң. Менә нинди ул Тукай”, диде Әшрәф Әбу Әл-Йәзид.
XS
SM
MD
LG