Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адел Вафин Татарстан сәламәтлек саклау министры итеп куелды


Татарстан хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков, моңа кадәр сәламәтлек саклау министры урынбасары булып эшләгән Адел Вафинның министр итеп билгеләнүен игълан иткән. Бу хакта Twitterда президент матбугат хезмәте башлыгы урынбасары Эдуард Хәйруллин белдерде.

Вафин Казанның 9нчы мәктәбен тәмамлый. Аннан Казан медицина университетында дәвалау факультетында укый. 2000 елда кандидатлык диссертациясе яклый. 2007 елдан бүгенгә кадәр Татарстан президенты каршындагы идарә академиясендә белем ала.
XS
SM
MD
LG