Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ходорковский “сазлык эше” тоткыннарына теләктәшлек белдерә


Михаил Ходорковский
Михаил Ходорковский
Михаил Ходорковскийның “сазлык эше” тоткыннарына теләктәшлек белдергән язмасы “РосУзник” сәхифәсенә урнаштырылган.

ЮКОСның элекке башлыгы Русиядәге “мәхкәмә-хокук саклау системасының намуссыз һәм рәхимсез”леге белән очрашкан “сазлык эше”ндә гаепләнүчеләрне үзенең күпләргә караганда яхшырак аңлавын әйтә.

Русиядәге мәхкәмә системасын “репрессияләр станогы” дип атап Ходорковский: “Русиядә бу станокның абруе булмауны, ә бездә аның барлыгын без кешеләргә күрсәтергә тиеш”, дип яза.

2012 елның 6 маенда Мәскәү хакимияте белән килешенгән Якименко урамы буйлап йөреш һәм Сазлык мәйданындагы митинг полиция һәм оппозиция бәрелешләре белән төгәлләнде. Ике яктан да дистәләрчә кеше зыян күрде. 400-ләп демонстрант тоткарланган иде. Тикшерү комитеты “күп кеше катнашында тәртипсезлекләр” маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатты.

Оппозиция бу җинаять эшен сәяси һәм махсус оештырылган дип белдерә.
XS
SM
MD
LG