Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:16

HRW Русия инвалидларының хәлен яктырткан хисап игълан итте


Татарстан башкаласында инвалид арбасындагыларның автобусларга утыруы җайланмаган

Татарстан башкаласында инвалид арбасындагыларның автобусларга утыруы җайланмаган

Халыкара хокук яклау оешмасы Human Rights Watch Русиядәге инвалидларның хәлен яктырткан хисап игълан итте.

Бу хисапны әзерләү өчен оешма Русиянең алты шәһәрендәге инвалидлар булган 123 гаилә белән сөйләшүләр үткәргән. Хисапта, беренче чиратта, тормыш-көнкүрештә инвалидларга киртә салынганлыгы әйтелә. Җәмәгать транспортына, дәүләт оешмаларына һәм шулай башка оешмаларга, кибетләргә, хастаханәләргә керү кыен икәнлеге белдерелә.

Рәсми мәгълүматларга күрә, Русиядә 13 миллион инвалид бар дип белдерелә. Бу ил халыкының якынча тугыз проценты дигән сүз.

XS
SM
MD
LG