Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 05:08

IX Казан халыкара мөселман киносы фестивале кунагы – театр һәм кино актеры Шамил Хәммәтов Азатлык хәбәрчесе белән сөйләште.

IX Казан халыкара мөселман киносы фестивале быел дөньякүләм танылган исемнәргә бай булмаса да, татарга якын булган “йолдыз”ларны шактый күп җыйды. Төркиядән килгән Айдан Шенер генә ни тора – аның әнисе Кырым татарларыннан, әтисе нәселе – Казаннан. Танылган урыс актрисасы Валентина Талызина чынлыкта татар канлы булып чыкты – аның тамырлары Тәлгать Дызин атлы татар морзасына барып тоташа. Фестиваль кунаклары арасында Казанда туып үскән татар егете, Русиядә танылып барган театр һәм кино актеры Шамил Хәммәтов та бар иде.

– Казанда еш буласызмы?

– Туган көннәрне, Яңа ел бәйрәмен билгеләп үтү өчен Казанга җыелырга тырышабыз. Безнең гаиләбез бик тату, җәй көннәрендә барыбыз да монда кайтып, дачада һәр кичен бергәләп чәйләп утырабыз.

– Әти-әниегез диниме?

– Безне дини гаилә дияргә була, ләкин исламның бөтен кагыйдәләрен дә катгый үтибез дия алмыйм. Корбан-бәйрәм, Ураза-бәйрәмнәр, әлбәттә, билгеләп үтелә.

– Кино сәнгатен “мөселман киносы” һәм “мөселман булмаган кино”га бүлеп йөртүгә ничек карыйсыз?

– Аңлавымча, бүгенге фестиваль кысаларына кертелгән кино исламга караган ниндидер кешелек кыйммәтләрен алга сөрә. Ләкин минемчә, шушы ук кыйммәтләр дөньяның күп диннәренә дә кагыла. Мәсәлән, миһербанлылык, гаделлек кебек кеше сыйфатлары.

– Татар киносында яисә татарлар турындагы кинода төшәргә теләр идегезме?

– Миңа әлегә тәкъдим ясаганнары юк, тәкъдим итсәләр, әлбәттә, рәхәтләнеп андый фильмда уйнар идем. Тик башта сценарийны укыр идем һәм режиссеры кем булуын белешер идем.

– Сез татар кинематографы, татар киносы белән танышмы, аның бүгенге көндәге торышын ничек бәялисез?

– Кызганычка каршы, бик аз беләм ул турыда. Мине Салават Юзиевның “Корбан-роман” картинасында төшәргә чакырганнар иде. Фильм сценарие бик ошады, Салават үзе дә миңа бик ошады. Миңа калса, бу бик кызык һәм тирән эчтәлекле хикәя, нигезендә күп төрле мәгънәләр табарга була Ләкин мин бу проектта катнаша алмадым һәм моңа бик үкенәм.

– Рудольф Нуриев гомеренең ахырында татар канлы булуы, татар темпераменты аңа башкалардан аерылып торырга ярдәм итүен таныды. Тамырларыгызда татар каны агуы сезгә иҗатыгызда үсәргә, һөнәри яктан башкалардан аерылырга ярдәм итәме?

– Белмим. Рудольф Нуриев яшенә җитим әле, соңыннан әйтермен (көлә).

– Башка татар актерлары белән аралашасызмы? Марат Бәшәров белән, мәсәлән?

– Юк, аның белән очрашырга туры килмәде. Сергей Шәкүров белән бер спектакльдә уйнадык, ләкин якыннан аралашмадык.

– Апагыз Чулпан Хәммәтованың атаклы актриса булуы сезгә үз иҗади юлыгызны корырга, шәхес буларак ачылырга комачауламыймы?

– Юк, киресенчә, булыша гына (елмая).

– Апагызның кызларын тәрбияләүдә катнашасызмы?

– Мин аларның өчесенә дә тигез игътибар бирергә тырышам. Без төрле уеннар уйныйбыз, кайчакта орышып та алам аларны. Мине күрүгә үк муеныма асылына башлыйлар, өстемдә сикерәләр, кулга күтәреп йөртүемне сорыйлар.

– Алар Казанга еш кайталармы?

– Әйе, һәр каникулны диярлек монда уздыралар.

– Димәк, алар татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныш?

– Әйе, таныш.

– Алар сезгә ничек эндәшә?

– Шамил дип.

– Абый дип өстәмиләрме?

– Юк. Алар бит Мәскәүдә үсәләр.

– Казанда бик сәләтле татар яшьләре үсеп килә, шулар арасында режиссерлар, сценаристлар, операторлар да бар. Быелгы фестивальдә бу аеруча ачык күренде. Бәлки сез аларның берәрсе белән танышкансыздыр, хезмәттәшлек итмисезме?

– Юк, әлегә юк. Кызганычка каршы, мин фестивальгә бик соң килдем, яшь татар режиссерларының эшләрен карап өлгермәдем.

– Күптән түгел сез Пьер Ришар белән бергә “Уенчыклар сатучы” дигән фильмда төштегез. Атаклы актер белән эшләү авыр булмадымы? Хезмәттәшлектән нинди тәэсирләр калды?

Шамил Хәммәтов (c) һәм Пьер Ришар

Шамил Хәммәтов (c) һәм Пьер Ришар

– Пьер Ришар белән, кызганычка каршы, ике генә көн эшләдек. Ул искиткеч актер, үз һөнәренең остасы. Аннан күп әйбергә өйрәнергә була. Тик безнең арада тел аңламау кыенлыгы торды – ул инглизчә сөйләшми, мин французча белмим. Шуңа без аралаша алмадык. Ул бик югары дәрәҗәдәге актер һәм бик тыйнак кеше. Аның янында булу, эшләгәнен карап тору гына да минем өчен зур бәхет булды.

– Татарлар турында, татар тарихы, гореф-гадәтләре турында сөйләүче, халкыбызны популярлаштыручы берәр проектта катнашырга теләр идегезме?

– Андый ниятләр бар, проект та бар, тик мин бу турыда алдан ук сөйләргә теләмәс идем.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG