Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның урыс милләтчеләре Әсадны яклый


Урыс милләтчеләре Әсадны якларга чыкты
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:49 0:00

Урыс милләтчеләре Әсадны якларга чыкты

11 сентябрьдә Казандагы Төркия баш консуллыгы каршында урыс миләтчеләре Сүрияне яклау пикеты уздырды.

"Сүриядә Америка агрессиясе булмасын", дигән исем астында узган пикетта 20ләп кеше катнашты. Казандагы урыс мәдәнияте җәмгыяте рәисе Михаил Щеглов сүзләренчә, кешеләр дөньяда тынычлык, муллык, ирек булуын тели.

"Сүрия - мөстәкыйль ил. Ул үз проблемнарын үзе чишә алырлык. Америка Кушма Штатлары җитәкчелегендәге бер төркем ил Сүриянең үз проблемнарын үзе хәл итүенә тыкшынырга тели. Бу илләр Әфганстан, Югославия, Гыйрак һәм башка илләрдәге кебек сценарий китереп чыгарырга уйлый. Без моңа чик куелсын дип әйтергә телибез", дип белдерде ул.

Щеглов сүзләренчә, бу пикетка чыгучылар өчен соңгы вакытларда көн үзәгенә килгән радикал ислам темасы да бик мөһим.

"Радикал ислам дигән чума традицион, тарихи Татарстанга да йокты. Һәм радикал исламны вәкиллек иткән көчләр Сүриядә дә буталчыклыклар китереп чыгарды. Без Сүриянең Русия һәм башка позитив илләр кебек үз эчендәге бу чумадан котылуын телибез", дип белдерде ул.

Пикетта урыс һәм инглиз телендә Сүриягә кагылышлы шигарләр күтәрелде. Тик араларында татарча язылганнары күренмәде. Бу хакта Щегловның үзеннән сорагач ул, татарча шигарләр язырга башларына килмәвен, әмма алга таба моны истә тотачакларын, чөнки үз фикерләрен татарча да язып күбрәк кешегә мөрәҗәгать итә алачакларын әйтте.

Пикетны "Казан гражданнар берлеге", "Казандагы урыс мәдәнияте җәмгыяте", "Казандагы урыс альянсы", "Милли-демократик партия" оештырды. Чарада шушы оешмаларның байраклары белән беррәттән Русия һәм Татарстан байраклары да җилфердәде.
XS
SM
MD
LG