Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия химик коралын халыкара контрольгә тапшыра


Бәшәр Әсад
Бәшәр Әсад
"Россия 24" телеканалына әңгәмәдә Сүрия президенты Бәшәр Әсад химик коралны халыкара контрольгә тапшырырга карар кылуларын белдерде. Бу карарны ул АКШның Сүриягә каршы хәрби чара үткәрү басымына күрә түгел, ә Русия тәкъдимен хуплап кабул ителгәнен әйтә.

Телеканал хәбәр итүенчә, Сүрия хакимияте БМОга химик корал килешүен әзерләү өчен документлар җибәрә.
XS
SM
MD
LG