Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия Көньяк Осетия белән чикләрне билгеләргә җыенган Русиягә протест белдерә


Грузия тышкы эшләр министрлыгы Русия белән Көньяк Осетия арасындагы чикләрне билгеләү килешүе төзү алдыннан Мәскәүгә рәсми протест белдерде. Грузия Көньяк Осетияне үзенең төбәге дип белдерә. Грузия бу протестны җомга көнне Тифлистагы Швейцария илчелеге аша җибәрде.

2008 елда кыска вакытлы сугыштан соң Грузия Русия белән дипломатик мөнәсәбәтләрне өзде. Бу сугыштан соң Русия Көньяк Осетия һәм Абхазиянең бәйсезлеген таныды һәм бу ике төбәккә дә гаскәрләрен урнаштырды. Грузия Көньяк Осетияне дә, Абхазияне дә үзенең суверен өлеше дип саный.
XS
SM
MD
LG