Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:19

Русия мәктәпләрендә яулыклы кызларга басым башланды


Русия төбәкләрендә мәктәпләрдә яулыклы кызлар очрый

Русия төбәкләрендә мәктәпләрдә яулыклы кызлар очрый

Мордовиянең кайбер мәктәпләрендә укырга яулыктан килгән мөслимәләр эзәрлекләнүгә дучар булды. Басым дәвам итсә мөселманнар мәхкәмәгә мөрәҗәгать итү белән яный.

Мордовиянең Аксюн урта мәктәбе җитәкчесе Әлфия Бәдретдинова 2 сентябрь көнне күрше авылдан укырга килгән мөслимә кызның башыннан яулыгын тартып алган һәм тагын шулай килсә мәктәпкә кертмәячәген әйткән. Кыз ул көнне өенә кайтып киткән һәм икенче көнне укырга бармаячагын әйткән, ләкин ата-аналар мәктәп җитәкчелеге белән каршылыкка керергә курыккан. Шулай итеп кыз хәзер мәктәпкә яулыксыз йөри.

Мөслимәләргә басым Мордовиянең башка якларында да күзәтелгән. Мисал өчен, республикадагы өч мөфтинең икесе белем алган Большая Елховка авылы урта мәктәбендә шулай ук беренче уку көнендәге бәйрәм җыелышында унлап яулыклы кызны линейка вакытында кулларыннан алып этеп чыгарганнар. Аларга моны мәктәпкә яулыктан йөрү тыелу белән аңлатканнар. Шулар арасында Мордовия мөфтиенең урынбасары Мөхәммәт хәзрәт Бәдретдинов кызы Айшә дә булган. Ул беренче көнне мәктәпкә әтисе белән килү сәбәпле, Мөхәммәт хәзрәт әлеге хәлләрнең кайберләрен видеога төшерә алган. Яулыклы кызларга “бәйләнүче” мәктәп җитәкчесе Александр Афроськин шул ук вакытта линейкада чиркәү әһеле чыгышына һич кенә дә каршы килмәгән.

Мәктәптә мөслимәләрнең яулыктан йөрүенә каршы булучылар башкала Сарански шәһәрендә дә табылган.

Әлеге хәлләрә каршы тору максатыннан Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдингә караган мөфти Илдуз Исхаков җитәкчелегендәге диния нәзарәте бу мәсьәләне канун нигезендә хәл итергә карар кылды. Мордовиядә өч мөфтият булса да, кызганычка каршы, бу эшкә бары алар гына алынды. Диния нәзарәте өч юристны бу мәсьәләне хәл итүгә тартты һәм хәзер алар яулык бәйләү нигезендә чыккан проблемнарны теркәп, видеога төшереп, мәктәп җитәкчеләре, укытучылар, мәгариф бүлеге башлыклары белән сөйләшүләр алып бара. Бу сөйләшүләр барысы да диктофонга языла.

Шул ук вакытта ата-аналарга Русия кануннары һәм Конституциясендә кешеләрнең хокукларын яклауга, аерым алганда мөслимәләргә яулыктан йөрергә мөмкинлек бирү белән бәйле маддәләр язылган белешмәлек таратылган. Анда низаг чыккан очракта ниләр эшләргә кирәклеге дә әйтелгән.

Моннан тыш республика мәгариф министрына күмәк хат язылган, берничә мәктәп җитәкчесенә мөрәҗәгатьләр юлланган. Ул мөрәҗәгатьтә мәктәпкә яулыктан йөрергә ярамый дигән документларның копияләрен бирү сорала.

Мөслимә кызларга психик басым булу турында прокуратура һәм мәхкәмәләргә дә гаризалар әзерләнгән. Бу хакта мәктәп җитәкчелегенә әйтелгән. Әлеге хәлдән соң мәктәп укытучылары эшне мәхкәмәгә җиткермәскә үтенгән. Аларның сүзләренчә, яулыктан йөрмәү турында боерык югары түрәләрдән төшә һәм алар моңа буйсынырга тиеш була.

“Ярар, яулыктан йөрсеннәр. Тикшерүләр килгәндә без аларны яшерербез, йә инде һич кенә дә яулыкларын салмауларын әйтербез”, дигәннәр.

Әлеге вәгъдәләрдән соң 6 сентябрьдә үткән җыелышта мөфтият әһелләре һәм ата-аналар мәхкәмәләшүдән тукталып торырга булган, ләкин тагын мондый басымнар кабатланган очракта һичшиксез прокуратурага барырга килешкәннәр.

Билгеле булганча, Ставропольдәге ата-аналар да мәктәпкә балаларына хиҗапта йөрү тыелганнан соң мәхкәмәгә шикаять иткән иде, ләкин алар җиңеп чыга алмады. Бу яулык бәйләүгә каршы кампания нәкъ шул төбәктә узган елны башланды да инде. Нугайлар яшәгән авылда мәктәп җитәкчесе кызларга яулык киюне тыйды. Җәнҗал чыкканнан соң Ставрополь хөкүмәте мәктәп киемен кертү турында махсус карар кабул итте һәм анда яулык киюгә урын калмады.

Әлеге хәлләрдән соң Русия президенты Владимир Путин да мәктәптә хиҗапларга каршы булуын берничә тапкыр кистереп әйтте. Аның сүзләреннән соң Русия төбәкләре уртак мәктәп киеме турындагы карарлар кабул итте һәм ул документларда дини элементлар тыелуы әйтелә. Шул сәбәпле быелгы уку елыннан Мордовиядә генә түгел, башка кайбер Русия төбәкләрендә дә яулыктан килгән укучыларны мәктәпкә кертми башладылар. Мисал өчен, шундый хәлләр Әстерханда, Таулы Алтайда күзәтелгән. Әстерханда бер гаилә кызлары яулыктан йөри алсын өчен Татарстанга күченергә уйлап торуын әйтә.

Билгеле булганча, Татарстанда мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов мәктәптә яулыктан йөрүдән проблем ясамаска кирәклеген әйткән иде. Министрның сүзенә карамастан, Татарстанның үзендә дә барысы да ал да гөл түгел. “Безнең гәҗит” газетасы язуынча, Казанның 65нче мәктәбендә яулыклы кызларны җитәкләп килгән ата-ананы кире бору очрагы булган. “Безгә проблемнар кирәкми” дигән мәктәп җитәкчесе.

Казанның 12нче татар кызлар гимназиясендә косынка гына бәйләргә рөхсәт бирмәкчеләр икән дигән сүз чыккан. Шулай ук күлмәк итәкләрен дә тез тиңеннән генә калдырып кыскартырга кирәге мәгълүм булган.

"Апас районында исә мәктәп җитәкчелеге, 1 сентябрьдә мәктәпкә кызларыгыз яулыксыз килсен, президенттан хат бар, дигәннәр кайбер ата-аналарга", дип яза басма.

Мәктәптә яулык бәйләү тыелу сәбәпле инде кайбер мөслимәләр белемне өйдә ала башлаган. Бигрәк тә мондый хәл Стравопольдә күзәтелә. Ләкин өйдә уку өчен гаиләләр акчаларны үз кесәсеннән түләргә тиеш булу сәбәпле күпләргә финанс яктан бу кыйммәткә төшүе әйтелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG