Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Русия Сүриянең химик коралын контрольгә алу турында килеште


АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри
АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри
АКШ һәм Русия Сүриянең химик коралын халыкара контрольгә алу принциплары турында килеште. Бу хакта бүген АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри Женевада Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән булган сөйләшүдән соң оештырылган матбугат очрашуында әйтте.

Керри сүзләренчә, Димәшк атна эчендә үзендәге химик корал күләме турында мәгълүмат тапшырырга һәм илгә халыкара күзәтүчеләрне кертү мөмкинлеге тудырырга тиеш.
XS
SM
MD
LG