Accessibility links

Мордовия мәктәбендә яулыклы кызларга "бәйләнү"


Мордовия мәктәбендә яулыклы кызларга "бәйләнү"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:04 0:00

Мордовиянең Большая Елховка авылы урта мәктәбендә беренче уку көнендәге бәйрәм җыелышында унлап яулыклы кызны линейка вакытында артка этеп чыгарганнар. Шулар арасында Мордовия мөфтиенең урынбасары Мөхәммәт хәзрәт Бәдретдинов кызы Айшә дә булган. Мөхәммәт хәзрәт әлеге хәлләрнең кайберләрен видеога төшерә алган. Яулыклы кызларга “бәйләнүче” мәктәп җитәкчесе Александр Афроськин шул ук вакытта линейкада чиркәү әһеле чыгышына һич кенә дә каршы килмәгән.

XS
SM
MD
LG