Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яңарыш" газетасы нәшер ителә башлауга 23 ел тулды


Редакция кунаклары
Редакция кунаклары

Төмән өлкәсендә нәшер ителүче "Яңарыш" газетасының туган көне уңаеннан утырыш үтте.

"Яңарыш"ыбызның өлкә күләмендә тормыштан яңалыклар белән уртаклаша, татар тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, тирәбездәге кешеләр белән таныштыра башлавына да 23 ел вакыт үтеп китте. Шул уңайдан газета каршында эшләп килүче "Әдәби Төмән" иҗат берләшмәсе әгъзалары чираттагы утырышка җыелдылар.

Утырышның төп темалары итеп “Яңарыш” мәгълүмати нәшрият үзәге директоры Алсу Сәгыйтова газетаның туган көне уңаеннан аның турында фикер алышуны һәм тәкъдимнәрне белдерүне, берләшмә әгъзалары арасында юбилярларны котлап китүне көн тәртибенә кертте. Соңгы айларда күркәм юбилейларын билгеләп үткән Хәнисә Алишина, Әхтәм Каюмов, Тимур Нигъмәтуллин, Зөбәйдә Минулиналарны чын күңелдән тәбрикләп, сәламәтлек, уңышлы матур киләчәк теләде ул аларга. Аннары “Яңарыш”ыбызның туган көне белән котлады, быелгы елның яңалыклары: беренче төсле еллык календарь һәм федераль Сабантуй уңаеннан беренче төсле сан чыгуын әйтеп үтте. Газета хезмәткәрләре иҗатташ дусларының, киңәшчеләренең яраткан матбугатлары турындагы сүзләрен бирелеп тыңладылар.

Өлкән остазны бирелеп тыңлыйбыз
Өлкән остазны бирелеп тыңлыйбыз
Люция апа Хәбибуллина быел “Әдәби Төмән”нең оешуына да 10 ел булачагын искәртеп китте. Азат Сәгыйтов оештырган һәм үзе җитәкләгән бу оешманың өлкәнең төрле районнарында, хәтта саз якларында да булуын сөйләде. Авылларда булып, андагы җәмәгатьчелек белән сөйләшеп илһамланып, рухланып кайта идек, диде ул. “Хәзер дә аның эшен уңышлы дәвам итәсез. Бигрәк тә федераль Сабантуйга багышланган төсле саныгыз бай эчтәлекле, анда өлкәдәге барлык иҗтимагый оешмалар турында да мәгълүмат алырга була. Булдырасыз, рәхмәт сезгә! Милләт өчен яшисез, эшлисез, аны хезмәтегез белән сөендерәсез.

Без инде картаябыз, берләшмәне яшәртәсе иде. Менә “Яшь буын” яшьләр оешмасы да монда үз өлешен кертә ала. Мәктәпләргә барыгыз, иҗат кичәләре оештырыгыз, үзегезнең, яисә Татарстан шагыйрьләренең шигырьләрен укыгыз, шигырь язучы балалар белән элемтә булдырып, алар белән очрашып торырга кирәк”, диде ветеран укытучы.

"Шушы “Яңарыш”ны Азат әфәнде ачып җибәрмәгән булса, безнең кебек каләм тибрәткән кешеләргә шигърият капкалары ачылмый калыр иде. Безгә ул юл күрсәтте, юл ачты", дип шигъри юллар белән дәвам итте Галия Абайдуллина:

“Яңарыш”ны котлап шигырь язам
Тубыл-Төмән юлын үткәндә.
Хисләремә өтер куеп тордым
Яркәү каласына җиткәндә.

Санап бетерә алмыйм эшләремне,
Фикерләргә нокта куя алмыйм.
Татарның аңын, данын күтәргән
Кызларымны мактап туя алмыйм.

Чын күңелдән сезгә рәхмәтлемен
“Яңарыш”лы иткән кызларым.
Сүзләрегез көч җанга иңдерә
“Яңарыш” яраткан дусларым!

Азат Гыйззәт улы ясаган “Яңарыш” -
Теләкләрне күрә белүче.
Милләтемнең шигырь бакчасында
Миңа да бер түтәл бирүче.

Киләсе очрашуны Тубыл шәһәрендә уздырырга тәкъдим итте ул. “Тубылда актив яшибез без, анда шагыйрьләр җыелышып еш очрашабыз, әдәби кичәләр әзерлибез, иҗат кешеләре берләшмәсен Клим Садыйков җитәкли”, дип Гөлфизәр Абдрахманова актуаль темага багышланган матур әсәрен укыды. Прозалар язарга кирәклеген әйтте, яза-яза остарырбыз, диде ул.

Сәгыйть Сагитов: “Яңарыш” – ул татар өчен бердәнбер газета, татарлыгын аңлаган, татар булып яшәгән кеше аны тырышып укып тора, - дип сүз алды. - “Яңарыш” дисәң, Азат абый күз алдына килә. Газета уңышларының 80 проценты – аның казанышы. Ул кешелекле кеше иде, аннан бер кеше турында да начар сүз ишеткәнем булмады.

Сәгыйть Сагитов шигырь сөйли
Сәгыйть Сагитов шигырь сөйли
Соңгы вакыт газета кызыклырак булып китте, аеруча яшьләр өчен кирәкле язмалар еш чыгарыла. Тәнкыйть юк дип гел әйтеп киләм инде, курыкмагыз сез начар якларны күрсәтергә, бераз гына булса да күрсәтеп китегез. Татар җитәкчеләренең күбесе татар газетасын укымый, бәлки кызыксынып китәрләр”.
Тимур Нигъмәтуллин: “Мин алдан кызлар белән сөйләшеп чыктым. Язарга темалар алдым, сезгә булышырга һәрвакыт әзермен. Темаларны төрләндерәсе иде, анда политика да, философия дә, хайваннар турында да булсын. Яшьләр турында да онытмагыз”.

“Яраткан газетабызга 23 яшь тулу белән без бик горурланабыз, ул безгә гел ярдәм кулын сузарга тырыша. Алга таба да шулай бергәләшеп эшләргә язсын. Татар теленә яшьләр күбрәк тартылсын, алар да сездән язарга өйрәнеп калсыннар, лаеклы алмашлар үссен иде. Апаларыбызның һәрберсе үз эшен бик яхшы белә, аны бөтен күңелләрен биреп башкаралар. “Яшь буын” 15 елдан бирле газета белән кулга-кул тотынышып алга бара”, дип рәхмәт сүзләрен җиткерде Фәрид Корманов.

Шулай чәй өстәле артында газетаның чираттагы туган көне матур гына билгеләп үтелде. Күп файдалы фикерләр әйтелде, киләчәккә планнар, юнәлешләр билгеләнде. Тиздән Тубыл каласында очрашуны оештырырга килешенде.
XS
SM
MD
LG