Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кәгазьдә – дин иреге, гамәлдә – хакимият башбаштаклыгы


Мөселман кызлары дилемма алдына куела – йә яулыксыз укыйсың, йә мәктәпкә бармыйсың
Мөселман кызлары дилемма алдына куела – йә яулыксыз укыйсың, йә мәктәпкә бармыйсың

Русия конституциясе дин иреген бернинди шартларсыз, турыдан-туры таныса да, хакимияттәге түрәләр дин иреген үзенчә аңлый һәм конституциягә төкерә генә.

Укучы кызларның яулыкларына каршы кампания 2012 елның октябрь аенда Ставрополь краеннан башланды. Башта бер Кара Түбә исемле нугай авылы мәктәбендә урыс директоры нугай кызларына мәктәпкә яулык бәйләп керергә рөхсәт итми башлады. Ә аннан соң Ставрополь крае хөкүмәте мәктәп укучыларының кием формасы турында махсус карар кабул итеп, мәктәпкә теләсә нинди баш киеме белән укырга килүне тыйды.

Бу Ставропольдагы яулыкка каршы карар – ул Русия конституциясенә сыймый, капма-каршы килә, әмма мөселман адвокатлары мәхкәмә эшләрен йөретеп тә, шул карарны гамәлдән чыгаруны әлегә кадәр булдыра алмадылар.

Билгеле, хәзерге Русия мәхкәмәләре тулысынча хакимиятләр кулында – канунга, конституцияга туры киләме, юкмы – ул мөһим дә түгел кебек – иң мөһиме, нәрсә зур түрәләр кушар.

Русия конституциясенең 28нче маддәсе һәр кешегә дин иреге бирә һәм үз дине кушканча гамәл итәргә рөхсәт итә.

Мөселман хатын-кызларының яулыклары – ул ниндидер аерым элемент түгел. Ул хатын-кызның тәнен каплый торган киемнәрнең аерылгысыз бер өлеше. Мөселман хатын-кызларына чит ирләр каршында тәннәрен тулысынча каплаган булу фарыз. Димәк, мөселман укучы кызлары, яулыкны салсалар, фарыздан баш тарталар һәм зур гөнаһ кылалар.

Исламда ике золымның кечесен сайлау принцибы бар. Шуннан, ихлас ышанучы мөселман кызлары, әгәр аларны дилемма каршына куйсалар – йә яулыксыз укыйсың, йә яулык белән йөрисең, әмма мәктәпкә җибәрелмисең – һичшиксез мәктәптә укымыйча калуны сайлыйлар. Бернинди белем дә, бернинди диплом да җәһәннәм утында януга тими дигән уйдан чыгып эшләнә бу – диплом белән җәннәт бакчалары арасында сайларга туры килсә, әлбәттә, җәннәт сайлана.

Яулык үзе генә – ул дин ягыннан мөселман хатын-кызларын башка диндәге хатын-кызлардан ничек тә аера алмый, чөнки христиан һәм йәһүди хатын-кызларына да шулай ук чәчләрен яшерергә фарыз. Шуннан, әгәр ниндидер хатынның яисә кызның башында яулык булса, аның яулыгына гына карап әйтә алмыйсың – бу үз диненең таләпләрен тулысынча үтәүче яһүдиме, христианмы, мөселманмы. Шуннан яулык ничек тә дин ягыннан аера торган бер элемент була алмый.

Әмма урыс чиновниклары туктарга теләми. Русиянең элекке премьер-министры мәрхүм Виктор Черномырдин бер әйткән иде: "Кычытмаган җирне кашымагыз!" дип. Ә болар кашыпмы-кашый. Кутыр чыгарырга телиләр, күрәсең.


Азатлыкның "Комментар" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG