Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:55

«Терек» чечен байрагын яндыручыларны җавапка тартуны таләп итә


«Терек» футбол такымы уен барышында чечен байрагын яндырган өчен «Зенит» җанатарларын җавапка тартуны таләп итә.

14 сентябрь көнне Петербурда «Петровский» стадионындагы «Зенит»-«Терек» футбол такымы уены «Зенитның» 2:0 исәбенә җиңүе белән тәмамланганнан соң, «Зенит» такымы бөтен тамашачылар алдында Чечня байрагын яндырган иде.
Ут тиз арада сүндерелсә дә, «Терек»ның президенты Магомед Даутов бу хәлне тикшереп гаеплеләрне җәзага тартырга чакырды.

«Зенит» ике җанатарның тоткарлануы һәм полициягә тапшырылуын әйтә.

XS
SM
MD
LG