Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Коръән кулъязмалары күргәзмәсе узачак


17 сентябрьдә Кол Шәриф мәчетендә “Татар халкының рухи тормышында кулъязма Коръән” дип аталган күргәзмә ачыла. Күргәзмәгә Татарстан фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязма һәм музыкаль мирас үзәге фондында саклана торган сирәк һәм үзенчәлекле Коръән кулъязмалары куелачак.

Күргәзмә кысаларында чәршәмбе көнне кулъязма һәм музыкаль мирас үзәгендә “Коръән – мөселманнарның рухи мирас хәзинәсе” дип аталган чара булачак. Анда дин әһелләре, галимнәр, Иран консуллыгы вәкилләре катнашыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG