Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 20:58

Сноуденның туганнары аның белән күрешү өчен Русиягә килмәкче


АКШның махсус хезмәтләр идарәсенең элеккеге хезмәткәре Эдвард Сноуденның якын туганнары аның белән күрешү өчен Русиягә килер дип көтелә.

Бу хакта Сноуденның адвокаты Анатолий Кучерена белдерде. Адвокат сүзләренчә, якын арада улы белән очрашу өчен Сноуденның әтисе киләчәк. Шулай ук әнисе, әбисе һәм бабасының да килү ихтималлыгы бар.

Кучерена әйтүенчә, Снодуенга Русиядә сак хезмәте күрсәтелә. Аның яшәү урыны әйтелми. Хәзерге вакытта ул Русия белән таныша, ди адвокат. Киләчәктә Сноуденның хокук яклау өлкәсендә эшләргә мөмкинлеге әйтелә.

XS
SM
MD
LG