Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ бинасын саклау ачлыгы дәвам итә


ТИҮ бинасын саклау ачлыгы дәвам итә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:37 0:00

ТИҮ бинасын яклау ачлыгы дәвам итә

ТИҮ бинасын саклап сәяси ачлык игълан итүчеләр ачлыкның өченче көненә керде. Бина сатылган очракта алар ачлыкны дәвам итәчәкләрен, бинадан чыкмаячакларын белдерә.

Сәяси ачлык игълан итүчеләр - биш кеше. Алар үз чараларын ТИҮ бинасының икенче катында яшәп башкаралар. Араларында утыз яше тулмаганнар да, җитмешнең өстендә булучылар да бар. Төнгә йокларга да шунда калалар. Көне буена бары тик су гына эчеп торуларын әйтәләр.

"Безнең максатыбыз яшерен генә ашап ниндидер яшерен нәрсә эшләү түгел, безнең максат - соңгы чара булган сәяси ачлык белән үзебезгә игътибар җәлеп итеп шушы бинаны саклап калу", ди алар.

Ачлыкта утыручы ТИҮ вәкилләре белән "Азатлык" татар яшьләре берлеге әгъзалары узган шимбәдә башлаган ачлыкларының өченче көненә керсәләр дә хәлләренең ярыйсы булуын белдерделәр. Кемдер китап укуын, кемдер дини гыйбадәтләргә игътибарын тагын да арттыруын, кемдер интернетка кереп үзләре турында күбрәк мәгълүмат таратып вакытны уздырулары турында әйтте. Ләкин ачлыкта утыручыларның барысы да әлеге сәяси гамәлләрен үзләре белеп эшләүләрен һәм тәвәкәл булуларын яшермәде.

Сәяси ачлык игълан итүчеләрдән "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин сүзләренчә, алар бу гамәлләре турында Казан табипларына да әйткән. Хәлебез начараеп китүгә алар ярдәмгә килергә әзер тора, ди ул.

"Без ахырга кадәр көрәшәчәкбез. Чөнки бу - безнең милләтебезнең өе. Үзебезнең җиңәчәгебезгә ышанабыз. Чөнки үз җиңүеңә ышанмасаң көрәшүнең мәгънәсе юк. Кызганыч, республика матбугаты безгә карата көчле мәгълүмати блокада алып бара. Әлеге бинаны сатырга уйлаучылар бу ягын да кайгыртмый калмагандыр мөгаен", ди Нәбиуллин.

"Әгәр бинаны 20 сентябрьдә саталар икән, безне полиция өстерәп чыгарамы, әллә инде ачлыктан аңыбызны югалтып табиблар чыгарамы - без барыбер ачлыкны дәвам итәчәкбез, бинадан чыкмаячакбыз. Без ачлык игълан итүгә үк Казан хакимиятенә дә Татарстан президентына да рәсми рәвештә мөрәҗәгать ясадык. Сәяси ачлык игълан итүебезне белдердек. Ни гаҗәп, 16 сентябрь иртәсендә Татарстан эчке эшләр министрлыгы җитәкчелегеннән берничә кеше килде. Хәлебезне белде. Вазгыятьне карады. Монда күпме ачлыкта торырга җыенуыбыз белән кызыксынды. Мәсьәләне чишәргә вәгъдә итмәсәләр дә, алар безгә карата теләктәшлек белдерде", ди "Азатлык" рәисе.

Казанның Карл Маркс урамындагы 41/13нче йортта урнашкан Татар иҗтимагый үзәге бинасының баштарак 29 августта аукционда сатылачагы игълан ителгән иде. Аннан соң бу аукционның 20 сентябрьгә күчерелүе әйтелде. Татар иҗтимагый үзәге һәм "Азатлык" татар яшьләре берлеге әлеге бинаны саттырмас өчен берничә мәртәбә митинг һәм пикет оештырды. Бу чаралардан нәтиҗә күренмәгәч 14 сентябрь шимбә кичендә сәяси ачлык игълан итте.

Әңгәмә ахырында ачлык игълан итүчеләр19 сентябрьдә хәлләре булуга карап Казанда кабат бинаны яклау пикетына чыгачакларын әйтте.
XS
SM
MD
LG