Accessibility links

Татарстанда коррупциягә каршы тору өчен җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе ачыла


Казанда коррупция очракларын ачыклау өчен җәмәгатьчелек белән эшләү оештырылачак. Беренче тапкыр коррупциядән зарланучыларны Казан Кирмәнендә 101 бүлмәдә 25 сентябрьдә кабул итәчәкләр. Аннары ул һәр чәршәмбе төштән соң эшләячәк.

Халыкны кабул итүчеләр барлык мәгълүматларны да төптән тикшерергә вәгъдә итәләр һәм коррупция очрагы расланса аны инде тиешле оешмаларга җиткерәчәкләр.
Бу җәмәгатьчелек белән эшләү турындагы фикерне беренче булып Казан шәһәр думасы депутаты Илдус Янышев җиткергән. Халыкны да беренче булып ул кабул итәчәк.

Гомумән халык белән эшләүгә укытучылар, бизнесменнар, җәмәгать эшлеклеләре җәлеп ителәчәк.
XS
SM
MD
LG