Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Истанбул турында фотокүргәзмә ачылды


Казанда Истанбул турында фотокүргәзмә ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:01 0:00

Казанда Истанбул турында фотокүргәзмә ачылды

Төрек фотографының күргәзмәсе аклы-каралы сурәтләр аша Истанбул белән таныштыра.

16 сентябрьдә Төркиянең Казандагы генераль консуллыгында "Истанбул һәм башкалар" дип аталган фотокүргәзмә ачылды. Аның авторы Мостафа Дәдәуглы үзенең утызга якын фотосурәте аша Истанбул белән якыннанрак таныштырып, аны төрле яклап ачырга тели.

Аклы-каралы фотоларда шәһәр халкы сурәтләнгән: күбесенчә картлар, балалар, пәрәнҗәле хатыннар. Алар аша сәнгатьче Истанбулның сулышын җиткерергә тели.

"Истанбул - космополит шәһәр, шуңа күрә ул төрле фотографларны, сәнгатьчеләрне үзенә җәлеп итеп тора. Истанбулны фотография башкаласы дип тә була", - ди Дәдәуглы.

Казандагы күргәзмә авторның Русиядәге беренче экспозициясе түгел. Моңарчы ул үз эшләрен Санкт-Петербург һәм Чабаксарда тәкъдим иткән.

Фотокүргәзмәне 16 октябрьгә кадәр сәгать 14.00тән 18.00гә тикле тамаша кылырга була.
XS
SM
MD
LG