Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Коръән кулъязмалары күргәзмәсе ачылды


Күргәзмәдәге XIX гасыр Коръән кулъязмасы.
Күргәзмәдәге XIX гасыр Коръән кулъязмасы.

17 сентябрьда Кол Шәрифтә татарлар тарафыннан эшләнгән Коръән кулъязмалары күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәдә XVII-XIX гасырга караган кулъязмалар тәкъдим ителә. Алар Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма һәм музыкаль мирас үзәгеннән алынган. Биредә шулай ук “Казан Кирмәне” музей-тыюлыгы фонды, Казан федераль университеты этнографик музее экспонатлары куелган.

ИЯЛИның әлеге үзәгендә бүгенгә йөз җитмешкә якын Коръән кулъязмасы саклана. Күргәзмәдә алар арасыннан сайланган егермегә якыны тәкъдим ителә. Кулъязмалар төрле елларда институт хезмәткәрләре тарафыннан татарлар күпләп яшәгән Русия төбәкләреннән кайтарылган, дип сөйләде ачылу тантанасында Ибраһимов институтының язма һәм музыкаль мирас үзәге мөдире, филология фәннәре докторы Рамил Исламов:

“Безнең бабаларыбыз Коръәнне гасырлар дәвамында кулдан язып, кулдан күчереп тарата торган булганнар. Бу традиция хәтта Коръән Кәримне типография ысулы белән бастыра башлагач та дәвам иттерелгән. Шул рәвешле махсус Коръәнне генә күчереп яза торган күчерүчеләр институты барлыкка килгән. Кызганыч ки, әле аларны өйрәнү алда тора.

XVIII гасыр кулъязмалары
XVIII гасыр кулъязмалары
Әлеге күргәзмә бәлки шуңа нигез дә булыр. Коръәнне күчереп язу үтә җаваплы һәм саваплы эш санала. Чөнки монда хата җибәрү мөмкин түгел, ул зур гөнаһ, кызганыч ки андый очраклар булган. Әйтик Шиһабетдин Мәрҗәни хәзрәтләре Урта Азиядә йөргәндә анда бер нөсхәдә хатаны табып, төзәтеп куя. Бу мәсьәләгә бөек дин белгече Муса Бигиев та җитди игътибар итә.

Күргәзмәдә безнең мирасханәдә саклана торган әнә шул кулъязма нөсхәләр куелды, хәзерге вакытта мирасханәгә йөз җитмешкә якын кулъязма Коръән тупланган, алар төрле елларда институт хезмәткәрләре тарафыннан элекке СССР, хәзерге Русия федерациясендә татарлар күпләп яши торган төбәкләрдән җыйналып кайтарылганнар. Әлбәттә, кәферлек чоры, сугыш һәм башка афәтләр булмаса, бу саннар инде берничә меңәрләп исәпләнелгән булыр иде.

Бу бездә сакланучы кулъязма Коръәннәр филология фәннәре кандидаты Сәлим Гыйләҗетдинов тарафыннан фәнни яктан тасфирланып, шушы күргәзмәгә аерым китап итеп кайтарылды. Коръән Кәрим ул мөселманнарның, шул исәптән мөселман татарларының яшәү рәвешен билгели торган изге китап кына түгел, ул күп кенә иҗат әһелләренең иҗатларын илһамландырып торган чыганак та булган.

XVIII гасыр кулъязмалары
XVIII гасыр кулъязмалары
Мәсәлән бер генә фактны әйтү җитә: XIII гасыр Болгар татар шагыйре Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре Коръән Кәримдәге “Йосыф” сүрәсенә нигезләнгән. Безнең бурычыбыз, ягъни галимнәрнең бүгенге көнге бурычы - шушы ядкәрне халыкка кире кайтару. Бу мирасханәдәге коллекция Русиядәге иң зур коллекцияләрнең берсе. Аны бер чагыштыру белән исбатларга мөмкин. Безнең юнәлештәге институт Дагыстанда бар. Аларның мәгълүматына күрә, анда бары тик 58 нөсхә теркәлгән”, дип сөйләде Рамил Исламов.
XS
SM
MD
LG