Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:52

Пәнҗешәмбе көнне Казанда "Хозур" нәшриятын тәкъдим итү булачак. Киләчәктә бу нәшрият борынгы татар галимнәре китапларын урыс һәм гарәп теленә дә тәрҗемә итмәкче.

"Хозур" нәшрияте Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин киңәше белән төзелде. Ул Диния нәзарәт янындагы күрше бинада урнашкан. Аны тәкъдим итү чарасына журналистлардан тыш татар зыялылары, җәмәгать эшлеклеләре чакырылган, чөнки киләчәктә алар нәшрият йорты эшчәнлегенә аларны да җәлеп итмәкче. Бу нәшрият эшчәнлеге турында аның җитәкчесе Ришат Хәмидуллин белән сөйләштек.

Ришат, “Хозур” нәшрияты татар галимнәренең борынгы китапларын урыс теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнәчәк дип беләбез.

Безнең “Хозур” нәшрият йортының берничә эш юнәлеше бар. Беренчесе интернет сәхифәләр ачып аларны эшләтеп җибәрү. Әлеге сәхифәләр белем бирүгә багышланачак һәм татарча, урысча, гарәпчә алып барылачак. Шулай ук электрон версиядә китапханә ачып җибәрдек. Анда ислам энциклопедиясенә игътибар биреләчәк һәм шулай ук архивларда сакланып калган элекке татар галимнәре әсәрләрен беренче версиядә бастырып чыгару турында сүз бара. Шулай ук хатын-кызлар өчен аерым интернет сәхифә бар, намаз турында бар һәм Halalgid дигән белешмәлек ясалды. Якын киләчәктә интернет радио ачу турында сүз бара. Аны хәзер эшлибез. Шулай ук яшьләр өчен сәхифә ачмакчы булабыз.

Татар дини галимнәре китапларына килгәндә, эшчәнлегебезне июль аенда башлап җибәрсәк тә, кыска вакыт дәверендә берничә китап бастырып чыгардык. Әлеге китаплар татар һәм урыс телендә. Алга таба берничә китапны гарәпчә дә бастырып чыгармакчы булабыз. Ул Мәрҗәни, Курсави әсәрләре. Якын арада берничә китапны иске татар теленнән бүгенге заман татар әдәби телгә әйләндерергә ният бар. Ул эшне без берничә белгечкә куштык. Инде ел азагында Аллаһ бирсә нәтиҗәсен дә күрербез дип ышанып калабыз.

Тәрҗемә һәм иске татар теленнән заманчага әйләндерү эшләре белән кемнәр шөгыльләнә?

– Без Казандагы тарих институты, Казан федераль университеты белгечләре белән эшлибез. Күбрәк татар зыялылары белән эшләргә туры килә, чөнки аларның күбесе үзләре дә дингә тартыла һәм үзләренә дә бу эш кызык. Ләкин белгечләр алай күп калмады. Кыскасы, профессорлар белән дә, студентлар белән дә эшлибез.

Татар дин галимнәре китапларының урыс телендәгесен кемнәр кулланачак?

Ришат Хәмидуллин

Ришат Хәмидуллин

– Беренче чиратта ул дәреслекләр. Шуңа мәчет каршында эшләүче мәдрәсәләрдә укучылар һәм курсларда белем алучыларга нигезләнә. Безгә бит үрнәк итеп чит илне алырга кирәк түгел. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да әйтте бит: "Әгәр без татар галимнәре әсәрләрен күтәреп бастырып чыгарсак, киресенчә, чит илдәге галимнәр һәм укучылар безгә тәҗрибә уртаклашырга киләчәк, чөнки бездә тупланган белем ул беркайда да юк. Менә әле бу көннәрдә Курсавиның китабы кулга төште. Ул хәдисләргә чип-чиста гарәп телендә шәрех ясаган. Гарәпләр моны күреп шакката. "МашАллаһ, карале сездә шундый галимнәр бар икән. Без аларны белеп бетермибез" диләр. Менә безгә шуларны күтәреп чыгып бөтен дөньяга танытырга ният бар. Татар галимнәре әсәрләрен урысчага тәрҗемә итсәк, бу галимнәрне күбрәк белерләр иде. Без бит Пушкин, Достоевский дип кычкырып әйтергә яратабыз, ә үзебезнең язучыларыбызны онытып барабыз. Татарлар бит элек-электән белемнәре белән аерылып торган. Алар язган китаплар бөтен ил буйлап таралган булган.

Ә бу китаплар күпме?

– Бик күп. Алар милли китапханәдә дә бар, Лобачевский китапханәсендә дә, мирасханәдә дә бар. Хәтта дистә меңнәрчә китаплар бар. Аларны өйрәнү башлангычына үз өлешебезне кертеп калдыра алсак ул инде зур нәтиҗә булыр дип уйлыйм. Бер китапны эшләп бастыру өчен ярты елдан ике елга кадәр вакыт кирәк. Аны бит тәрҗемә итәсе, тикшерәсе бар. Аның эше бик күп.

Бу татар галимнәре китапларын план рәвешендә тәрҗемә итәчәксезме?

– Юк. Шул юнәлешләргә бүлеп. Башта дәреслекләр. Аннары фәнни китаплар. Аннары әйтик аерым белгечләр өчен. Тагын популяр китаплар бар. Аларның эчтәлеге инде гадирәк булачак. Менә шул өч юнәлешне истә тотабыз. Тәрҗемәләре начар булу сәбәпле, күпләр бу китапларны алгач ук берни аңламый. Мөхәррирлек эше сыйфатлы булырга тиеш. Хәзер бит кешеләр дингә тартылалар, бөтенесенең мәдрәсәгә барып укырга мөмкинлеге юк, шул вакытта инде без аларга ярдәм итәргә тиеш булабыз. Сыйфатлы, аңлаешлы телдә язылган, белгечләр аша узган китапларны бастырырга кирәк.

Ә бу китапларны кем тикшерәчәк, чөнки экстремистик дип әйтүчеләр дә табылырга мөмкин.

– Татарстан мөселманнары диния нәзарәте тикшерә. Аның өчен махсус экспертлар бар. Нәзарәттә шуның өчен махсус оешма оештырылды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG