Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләргә хаҗга Сүрия яки Гыйрак аша бармаска киңәш ителә


Русия тышкы эшләр министрлыгы русияләрне хаҗга Сүрия яки Гыйрак аша бармаска киңәш итә.

«25 сентябрьдә башланачак хаҗ сезоны сәбәпле, хаҗ сәбәпле Согуд Гарәбстанына барырга теләүчеләргә юлны Сүрия яки Гыйрак аша сайламаска киңәш итәбез», диелә министрлык сәхифәсендә.

Бу чаралар Сүриядәге һәм Гыйрактагы кискен хәлләр белән бәйләп аңлатыла. Сүриядә гысьянчылар һәм хөкүмәт гаскәрләре арасында каршылыклар дәвам итсә, Гыйракта даими рәвештә шартлаулар булып тора.
XS
SM
MD
LG