Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:56

Оренбур өлкәсендә иман йортларының саны тагын бергә артты. 14 сентябрьдә Сарыкташ районының 250 елдан артык тарихы булган Әбләз авылында халык көче белән төзелгән мәчет ачылды.

Әбләз – әлеге районда унга якын татар авылының берсе. Милләттәшләребез Сарыкташта сан буенча икенче урында – бу барлык район халкының 17%. Электән бу авыл үзенең тату, тырыш халкы белән өлкәдә дан казанган. Бүген дә калышмый.

Татар авылында мәчетнең булмавы халыкка тынгылык бирмәде. Әбләзлеләр бу көнне түземсезлек белән көтә. Иртән үк авыл халкының олысы-кечесе мәчет ачылу тантанасына ашыкты. Бу бәйрәмдә чәк-чәк пешерүчеләр, аның да бер-берсенә тыгыз бәйләнгән кебек, халыкның бердәмлеге белән чагыштырып сөйләделәр. Мәчет төзелешен халык төзелеше дип әйтсәк бер дә арттыру булмас.

​Бүгенге көндә авылдан читтә яшәүчеләр дә изге эшкә үз өлешләрен кертте, эшкуарлар да ярдәм итте, дип сөйләде авыл башлыгы Габделхак Вәлитов.
Авыл башлыгы Габделхак Вәлитов

Авыл башлыгы Габделхак Вәлитов


Тарихка кайтсак, инкыйлабка кадәр Әбләз авылында таш мәчет эшләп килә. Совет хөкүмәте елларында аны җимерәләр. Иман йортының фотосурәтләре сакланмаса да, архивтагы язмалар бар.

Әлеге өлкә архивының кәгазьләреннән күренгәнчә, Әбләз авылының таш мәчете 1892 елда төзелгән, дип раслады туган якны өйрәнүче Марат Солтанхуҗин.
Туган якны өйрәнүче Марат Солтанхуҗин

Туган якны өйрәнүче Марат Солтанхуҗин


​Иң элек татарлар бу җирләргә Сембер, Уфа өязләреннән күчеп килә, Идел буеннан җыелалар. Бу чикләрне саклау өчен татарлар казакъ гаскәренә хезмәткә алына. Җирләр аз, халык күп булу аркасында XX гасыр башында бу авыл халкының бер өлешен Чиләбе якларына күчерәләр. Ике өлкәнең бер үк исем белән аталган Әбләз авыллары халкы буген дә аралашып яши.

Чиләбе өлкәсенең Әбләз авылыннан килүче Ленар Мусин: “Безнең авылда Әбләздәге кебек фамилияле татарлар яши. Бер-беребезгә кунакка йөрибез. Менә бүген дә әбләзлеләрнең шатлыкларын уртаклашырга килдек”, дип сөйләде.
Мәчетне ачу тантанасы

Мәчетне ачу тантанасы


Бу вакыйга дин әһелләре игътибары белән генә чикләнмәде. Авыл халкының шатлыгын уртаклашучылар күп иде.

“Әбләз авылында тырыш халык яши, газ керттеләр, урамнарны эшләделәр, сугышта һәлак булган авылдашларына һәйкәл урнаштырдылар, авыл барлыкка килгән урында таш куйдылар. Мәчетне булдыру өчен күпсанлы өмәләр үткәрделәр”, дип сөйләде Черный Отрог авылы хакимияте башлыгы Зөфәр Габҗәлилов.

90нчы еллар – мәчетләрне кайтару, яңаларны төзү чоры. Бүгенге көндә изге йортларның саны өлкәдә йөздән артык.
Оренбур өлкәсе мөфтие Габделбарый хәзрәт Хәйруллин

Оренбур өлкәсе мөфтие Габделбарый хәзрәт Хәйруллин


​“Өлкәдә әлеге елны ачылган мәчетләрнең бу өченчесе. Беренчесе – Сарманай, икенчесе –Тукай авылында, октябрь аенда – Солтангол авылында ачылачак”, дип белдерде Оренбур өлкәсе мөфтие Габделбарый хәзрәт Хәйруллин.

Тик 121 елдан соң яңадан мәчетле булган, җитмештән артык йорты, йөз илледән артык халкы булган саф татар авылының үз мәктәбе дә, балалар бакчасы да юк. Балалар укырга да, бакчага да күрше Черный Отрог авылына йөриләр.

Бу көнне азан тавышы да, җыр да еракларга яңгырап яңа мәчет ачылу турында тирә-якка аваз салды. Концерт програмын күрше Рәдүт авылы һәвәскәрләре әзерләсә, ике йөз кеше өчен татар халык ашлары белән мул табынны Әбләз авылы халкы әзерләде.
Мәчет ачылуга килүчеләр

Мәчет ачылуга килүчеләр

XS
SM
MD
LG