Accessibility links

Кайнар хәбәр

Собянин Мәскәүдә яңа мәчетләр төзү кирәк түгеллеген тагын бер кат әйтте


Мәскәү мэры Сергей Собянин «Валдай» халыкара клубы утырышында чыгыш ясап Русия башкаласында күбрәк мәчетләр төзүгә ихтыяҗ юклыгын тагын бер кат кабатлады. Әлеге клубта катнашучылар миграция һәм Мәскәүдә мәчетләр төзелеше белән кызыксынган иде.

"Өстәмә күпләп мәчетләр төзү кирәк түгел», диде ул.

Аның сүзләренчә, мөселман бәйрәмнәренә мәчеткә нигездә чит илдән эшкә килүчеләр йөри, ә мәскәүлә саны анда бары тик 20-25% кына.

Собянин канунсыз миграция белән көрәшү өчен Мәскәүгә килүчеләр өчен виза булдыру проблемны хәл итәр иде дип саный.
XS
SM
MD
LG