Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы Арча зиратына туристларны җәлеп итмәкчеләр


Казан мэры Илсур Метшин Арча зиратының тарихи әһәмиятен торгызу эшен башларга йөкләмә бирде. Ул “Ритуальный услуги” оешмасына тарихчыларга һәм төбәкне өйрәнүчеләргә архивны торгызуда ярдәм итәргә чакырды.

Мондый теләк белән тарихны өйрәнүче, "По городам и весям" нәшрият башлыгы Леонид Абрамов чыккан. Галим әйтүенчә, Арча зиратындагы каберлекләр исемлеген булдыру мөһим бурычларның берсе булып тора. Аның сүзләренчә, Совет заманында Казанда биш зират юкка чыгарылган.

“Безгә дә күп кенә Европа илләрендәге кебек Арча зиратын туристик объект итеп эшләргә берни комачауламый”, диде ул.
XS
SM
MD
LG