Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 09:51

Татарстан парламентындагы мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты "Русия халыкларының теләре турындагы канун"га үзгәрешләр кертүне бертавыштан кире какты. Депутатлар фикеренчә, бу үзгәрешләрне әзерләүчеләр Русиядә милли телләрне куллану даирәсен киметү максатын куйган.

Разил Вәлиев җитәкләгән комитетның бу кыю адымын хуплыйсы килә, әлбәттә. Инде "А"сын әйткәч, "Б"сын да әйтергә кирәктер. Ягъни, бу көрәшне башлагач, аны җиренә җиткерергә кирәк, Русия Федерациясенең Конституцион мәхкәмәсенә, Европадагы шундый ук органнарга мөрәҗәгать итәргә.

Шул чакта республиканың, халкыбызның абруе күтәрелер иде. Ни әйтсәң дә, көчлене, кыюны гына хөрмәт итәләр, санлыйлар бит. Әлбәттә, бу язманы Разил Вәлиевне өйрәтү дип кабул итәргә ярамый, ничек эшләргә икәнен ул миннән күп мәртәбәләр яхшырак беләдер, мин үз фикеремне һәм кайсыбер танышларымның фикерләрен генә белдерәм.

Кызганыч ки, мондый вакытларда халык читтә кала, әллә халыкка хәбәр итмиләрме, әллә инде бу ваемсызлыкмы? Икенче яктан караганда, түрәләр мондый проблемнарны караганда, хәл иткәндә халык ярдәменә таянырга теләмиләр дә кебек. Әллә инде тавыш чыгарудан куркалармы? Ләкин шунысы бар, әгәр дә милләтебезне бөтенләй кысып, юкка чыгарып кую куркынычы туса, көрәшергә инде соң да булуы бар. Ул чакта инде халык күтәрелеп, шаулап та җиңә алмас.

Илдус Хуҗин
Красноуфимски шәһәре

Азатлыкның "Халык сүзе" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG