Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ркаил Зәйдулла китабы башкорт телендә тәкъдим ителде


“Йәшел сирәмдә һары керәндил” китабын тәкъдим итү чарасы, Уфа
“Йәшел сирәмдә һары керәндил” китабын тәкъдим итү чарасы, Уфа

Уфада Башкортстан “Китап” нәшриятында чыккан Казанда яшәүче татар язучысы, шагыйрь Ркаил Зәйдулланың башкорт телендәге “Йәшел сирәмдә һары керәндил” китабын тәкъдим итү чарасы узды.

Чарада Башкортстан язучылары, китап нәшрияты хезмәткәрләре, матбугат вәкилләре, укучылар катнашты. Китап туенда, автордан тыш, Казаннан килгән яшь шагыйрә Эльвира Һадиева да катнашты.

Чара аерым язучыларның Ркаил белән танышу хатирәләрен искә төшерү белән башланды. Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, шагыйрь Риф Тойгынов:

Риф Тойгынов
Риф Тойгынов
“Мин Ркаил белән күптән таныш. Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укыганда танышкан идек. Мин укыган ул чорда Татарстаннан да берничә язучы бар иде. Шуларның берсенә Ркаил кунакка килгән булып чыкты. Бер кичне шактый гына “кызып утырганнан” соң акчабыз бетеп китте. Шуннан Ркаил кайдандыр бер төенчек чыгарып: “Хатынга кием алырга дигән акча иде. Әйдәгез, хатынның киемен эчик”, диде. Дөрес, мондый вакыйга икенче бер язучы белән дә булган диләр. Мин аны әнә шул чактан беләм”, диде.

Аннан соң китап турында фикер алышулар башланды. Китапның мөхәррире, язучы Ринат Камалов:

“2009 елда Башкортстан “Китап” нәшриятында Нәбирә Гыйматдинованың китабы чыккан иде. Бүген килеп Ркаилныкы нәшер ителде. Бу ике язучыны яңача иҗат итәләр дип саныйм. Алар җәелеп китеп, эпик киңлекләргә чыгып, озын итеп язмый, ягъни күпсүзлелек юк. Бу ике язучы вакыйганы бер фокуска гына җыеп, герой, образларны ачарга тырыша“, дип сөйләде.

Китапны татарчадан башкортчага тәрҗемә итүче Галия Галимова:

“Йәшел сирәмдә һары керәндил” китабы
“Йәшел сирәмдә һары керәндил” китабы
“Татар һәм башкорт телләре никадәр якын дисәләр дә, аерымлыклар да бар. Мин кайбер сүзләрне, аеруча диалектларны сүзлекләр аша да таба алмагач, аерым язучыларга мөрәҗәгать иттем. Китап бик тәрбияви, аны биредәге барлык кешеләргә укырга тәкъдим итәр идем. Әсәрләрдәге геройлар бүген арабызда яшәүчеләр, китап рухи кыйммәтләрне үстерү кирәклеген искәртә.

Татарстан-Башкортстан язучыларының китапларын кулалмаш бастыруга килгәндә, ул 1994 елда башланган иде. Башта Татарстанда елына ике - башкорт язучысы һәм прозаигының китабы татарча, биредә шулай ук башкортча чыга иде. Бу кулалмаш чыгару кайбер сәбәпләрдән берничә ел тукталып торганнан соң ул кабат дәвам итте. Дөрес, елына хәзер бер генә китап чыга. Бездә быел Ркаилның бу проза китабы нәшер ителсә, Казанда Әмир Әминевнең шулай ук проза китабы чыгарга тора. Бу кулалмаш китап чыгару бик уңышлы эш дип исәплим”, диде.

Китап туендагы иң саллы чыгышларның берсен башкорт телендә нәшер ителүче “Агыйдел” дип аталучы әдәби журнал мөхәррире, Башкортстан Язучылар берлегенең проза секциясе рәисе, язучы Әмир Әминев ясады:

Әмир Әминев
Әмир Әминев
“Ркаилның язганнары милли. Әдәбиятта миллилек булмаса, без үзебезне югалтачакбыз. Язучы бүгенге проблемнар: милләт язмышы, тел, авыллар бетү, байлар һәм ярлылар, хакимият һәм халык язмышы турында яза һәм шуның белән кадерле.

Миңа Рәсүл Гамзатовның юбилеенда булырга туры килгән иде. Анда урыс язучылары чыгыш ясап, Рәсүл Гамзатовны миллилеге өчен яратуларын сөйләгән иделәр. Без миллилекне югалтмаска тиеш. Миллилек мәсьәләсендә Ркаил күпләргә үрнәк булырлык”, диде.

Чарада Ркаил Зәйдуллага сүз иң ахырда бирелде:

Ркаил Зәйдулла
Ркаил Зәйдулла
“Кайчандыр безнең әдәбиятлар бер булган. Башка төрки халыклар белән дә әдәбиятлар уртак. Социализм чорында “Бүлгәлә һәм хакимлек ит” дигән шигарә бар иде. Безне бүлгәләп беттеләр. Мин кайчан да булса татар һәм башкорт халыклары берләшүе яклы. Дөрес, бер өй булган авылда иң шәп егет булу дигән сүз бар. Без берләшсәк, кайбер шәп булып йөрүчеләр төшеп калачак. Ләкин глобальләшү шартларында берләшү файдалы”, диде.

Китап туенда башкорт, татар халык җырлары яңгырады. Чара автографлар тарату белән тәмамланды.

Уфада Татарстанның Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия драма театры чыгышлары бара. 20 сентябрь Ркаил Зәйдулланың “Үлеп яратты” исемле драмасы күрсәтелә. Татарстанның Муса Җәлил исемендәге яшьләр, Габдулла Тукай исемендәге республика бүләкләре иясе Ркаил Зәйдулла ул тамашада да катнашачак.
XS
SM
MD
LG