Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:10

Равил Сǝлихмǝт вафаты һәм татар мөһаҗирияте


Надир Дәүләт (с) һәм Равил Сǝлихмǝт

Надир Дәүләт (с) һәм Равил Сǝлихмǝт

Равил Сәлихмәт – иске татар мөһаҗирияте дип аталган, заманында зур бер көч булган, мәчет-мәдрәсәләр, мәктәпләр тоткан татар мәхәлләсенең соңгы алыпларыннан берсе. Ул буын инде юк дияргә була. Хәзерге урыстелле татар эмигрантлары андый түгел.

Шулай итеп, ерак диаспорада яшǝүче тагы бер татар бакый дөньяга күчте. Инде 84 яшьтǝ булу сǝбǝпле, аның вакыты җиткǝн иде, дип ǝйтүчелǝр дǝ бардыр. Мин исә кешенең күп, яки аз яшǝвенǝ түгел, ǝ татарларга, татарлыкка нинди өлеш кертүенә, мǝрxумнең үз гомерен халкына багышлавына, бер уңайдан, иске һәм яңа буын эмигрантларның аермасына тукталмакчымын.

Равил Сǝлиxмǝт ерак диаспорада, ягъни элекке СССР җирләреннән читтǝ, Төркия, АКШ, Финляндия һǝм Германия кебек иллǝргǝ таралган бер уч иске эмигрантның бер үрнǝге иде. Биредә мин яңа эмигрантларны, ягъни Русиядǝн соңгы 20 елда чыгып, төрле иллǝргǝ урнашканнарны күз алдында тотмыйм. Чөнки башлыча Кытай, Япония хǝм Кытайда яшǝп, шул иллǝрдǝ мǝчетлǝр, мǝктǝплǝр, төрле оешмалар төзеп яшǝгǝннǝре соңгы чор эмигрантларына бер дә оxшамаган.

Бүгенгǝ xǝтле без шушы яңа буын вǝкиллǝренең мондый оешмалар төзүен, яки ичмасам интернет аша гына булса да берәр нǝшрият ясавын, бер-ике вак мисалдан кала, күрмǝдек. Чөнки алар урыс теле, ǝдǝбияты, яшǝү ысулы белǝн сугарылган, илдән дә урысларча яшǝүдǝн бизгǝн өчен түгел, ǝ үзлǝренǝ яxшырак матди шартлар табу өчен чит иллǝргǝ киткǝннǝр. Аларның читкǝ китүенең милли, дини яки идеологик нигезе юк.

XX гасырның беренче яртысында Ерак Көнчыгышка урнашкан татар-башкортлар өчен исǝ бу киресенчǝ булган. Алар совет режимыннан качып котылганнардан оешканнар.

Мәрхүм Равил Сǝлиxмǝт шуларның берсе иде. Ул 1928 елда Ерак Көнчыгышта, Кытайның иң зур шǝһǝрлǝреннǝн берсе - Шанхайда дөньяга килде. Атасы Кǝшшаф Аxмǝди Сǝлихмǝт (1892-1963) Шанхайдагы “Идел-Урал төрек-татар мәдǝнияте җǝмгияте" рǝисе иде. Анасы - Мǝдинǝ Сǝлиǝxмǝт (1897-1964), балаларны укыта һǝм “Кавказ, Идел-Урал һǝм Украина уртак эшчǝнлек комитет”ы рǝисе урынбасары иде.

Икенче дөнья сугышының азагында Сǝлиxмǝт гаиләсе Төркиягǝ күчǝ. Чөнки 1938 елдан бирле кытайлар японнар белән сугыша, ил эчендǝ кызыллар белǝн миллǝтчелǝр арасындагы ватандашлар сугышы бара, аннары АКШның да сугышка керүе белǝн тормыш шартлары тагын да куркынычрак була башлый. Ә сугыш беткǝч исǝ Кытай коммунистлары Кытайның зур өлешен үз кулына ала башлый. Бу шартларда инде бер коммунизмнан качкан Русия xалыклары өчен куркыныч көннән-көн арта бара. Нǝтиҗǝдǝ күбесе Кытайдан башка иллǝргǝ китү юлын эзли башлый.

Сǝлиxмǝтлǝргǝ Төркиягǝ сыенырга Әнкара xөкүмǝте рөxсǝт бирǝ. Алар Ерак Көнчыгыштан Төркиядә сыену алган татарларның беренче гаилǝлǝреннǝн булалар. Алардан элегрәк Төркиягә атаклы эшкуар Әxмǝт Вǝли Мǝнгǝр гаилǝсе генә килә. Гаяз Исxакыйлар исǝ Төркиягә 1939 елда, Германиядǝн килеп урнаша.

Равилгǝ 20 яшь тулгач 1948 елда аны xǝрби xезмǝткǝ алалар. Ул Әнкарада 36-нчы чакырылыш саперлар мǝктǝбен алты айда тǝмамлап, резервтагы лейтенант буларак өстǝмǝ ел ярым xезмǝт итә. Шунан соң 1951 елда американ ширкǝтлǝре тарафыннан Төркиянең көньягындагы Аданадан ерак түгел Инҗирлек һава аланын төзүдǝ эшли башлый. Саперлар мǝктǝбендǝ алган белеме һǝм Шанхайда өйрǝнгǝн инглизчǝсе аңа американ төзүчеләре белǝн эшлǝү мөмкинлеген тудыра.

Инглизчǝ белү ул чорларда Төркиядǝ бик тансык нәрсә булды. Инглизчǝ белгǝннǝр эшне тиз таба иде. Япониядǝн Төркиягǝ күчкǝн татар яшьлǝре аз-маз белгǝн инглизчǝлǝре белǝн дә чит ширкǝтлǝрдǝ еш эшләде. Бүгенге көндǝ дǝ инглиз телен белү дөньяга чыга алу дигǝн сүз. Ә хәзерге татарларның күпчелеге исǝ урысчадан башка тел белмǝгǝнлектǝн дөньядагы xǝллǝрне бик белми дә.

Равил яңа эш урынында американ ширкǝтендǝ секретар туташ булып эшлǝгǝн Элва исемле кызга гашыйк була, 1955 елда алар өйлǝнǝлǝр. 1955-1956 еллар арасында Равил Адана янындагы Сǝyхан буасын төзү эшендǝ эшли. Ул чорда Төркиянең Дǝүлǝт Су эшлǝре мөдирлеге башлыгы булып соңрак премьер-министр һǝм президент булачак Сөлǝйман Демирел тора. Бу буаны төзү эшен американ ширкǝте Моррисон белǝн Төркиянең "Гаранти Банкасы" алып бара.

Равил Төркиядǝ ун ел чамасы гына яши. Төзелештә үзен яхшы яктан күрсәткәч, аны Гыйракта Басра-Багдад юлын төзү эшенǝ чакыралар. 1958 елда исǝ Гыйракта xǝрби фетнә була, Фәйсал патшаны гаилǝсе белǝн атып үтерǝлǝр. Төзү эшлǝре вакытлыча туктала. Проектта эшлǝгǝн 150-ләп чит ил ватандашын (шуларның 70-е американ ватандашы, калганнары инглиз һǝм алманнар, араларында алты xатын-кыз) Багдадтан Римга, аннан үз иллǝренǝ озаталар.

Элва Әнкарага Равилнең ǝти-ǝнисенең өенǝ урнаша. Равил исǝ Басрада кала. Бераз вакыт үткәч Элва да янә Басрага килә. Лǝкин чуалышлар дǝвам итә, эшлǝр тагын туктала, Гыйракка совет делегациялǝре йөри башлый. Фетнәдән соң урнашкан режим Советлар берлегенә карый башлый. Төркия исǝ, мәгълүм ки, башка бер xǝрби блок, НАТО әгъзасы була. Равил алдында янә коммунизм куркынычы килеп чыга.

Ул арада Басрадагы эшләр тәмам туктап кала, төзелеш җиһазларын күрше Иранга, Тǝһранга җибǝрергǝ туры килǝ. Равил шунда юл тота. Кыскасы, ул җәмәгате Элва белән 2 ел күчмǝ тормыш кичерә.

1963 елда алар АКШ-ка күчеп килә. Әмма анда да Равилгә бер либериялы дусты Пакстанның Карачи белǝн Лахор арасында, Равалпинди янында төзелǝчǝк буа төзелешендǝ эшлǝү тәкъдимен ясый. Сǝлихмǝтлǝр янә юлга чыга. Шул ук елда атасы Кǝшшаф Сǝлихмǝт вафат була. Равил анасын үзе янына ала, тик озакламый ул да вафат була.

Равил 1966 елда кире АКШ-ка кайта. Биредә ул мөһәндислек эшен Көнбатыш Вирҗиния, Мичиган, Калифорния, Аляска штатларында башкара, кичке укуларга йөреп белемен күтәрә. Аның тәҗрибәсен һәм телләр белүен күреп, мөселман татар булуын да исәпкә алып, җитәкчеләре аны тагын да читкә, Җәзаир (Алжир), Согуд Гарәбстаны һәм Брүнәйгә җибәрә,

Гомеренең соңгы елларында, бигрәк тә каты авыру кичергән, ятакка беркетелгән хатыны Элва вафатыннан соң, Равил Сәлихмәт татар мәсьǝлесе белǝн тагын да ныграк кызыксына башлады, ата-анасының Шанхайдагы эшчǝнлеген өйрәнергә тырышты, интернет җәелә башлаган чорда Искǝндǝр Агинең (АКШ) вебта 1996 елда төзелгǝн “Татарлар/Татарстан турында фактлар (Tatar/Tatarstan FAQ with answers)” исемле сǝxифǝсен тутыруга өлеш кертте.

Гомере буе тырышып эшлǝгǝн, шул эше сǝбǝпле xатыны белǝн байтак вакыт аерым яшǝргǝ, дөнья гизәргә мǝҗбур булган бер татарның тормышы... Равилнең ата-анасы үз туган туфракларын ташлап, Кытайга сыенган, Равил үзе Кытайда туып, сугыш аны гаиләсе белǝн Төркиягǝ себергǝн. Шуннан ул кайвакыт үлем куркынычы астында да дөньяны гизгǝн. Инде ул да вафат.

Ул берьяктан - гади бер татар баласы. Икенче яктан - иске татар мөһаҗирияте дип аталган, заманында зур бер көч булган, әллә нинди илләрдә мәчет-мәдрәсәләр, мәктәпләр, мәҗмугалар тоткан татар мәхәлләсенең соңгы алыпларыннан берсе. Ул буын инде юк дияргә була. Хәзерге татар эмигрантлары андый түгел. Аларны татар дип тә атыйсы кыен. Урыстелле татар эмигрантлары дияргә була.

Эмигрантлар гына түгел, үз тарихи ватанында яшǝгǝн татар-башкортларның ассимиляциясен ничек аңларга? Дөньяда ничǝ гасыр чит xакимияттә яшǝп тǝ, иреккǝ чыгуга үз милли аңына, теленǝ кайткан миллǝтлǝр бар. Бар гына түгел, күп!

Ә татарлар исә милли үзенчǝлеклǝрне, милләтне елына бер оештырылган Сабан туе, яки Тукай кичǝлǝре белǝн генә саклап кала алмавын аңламый. Хǝтта татар зыялылары да интернетта, көндәлек тормышта урысчаны гына куллана. Чынбарлык шул - тел бетсǝ, миллǝт тǝ бетǝ. Ерак диаспорада төрле иллǝргǝ таралган татарларның язмышлары моның бер кайгылы дәлиле булып тора...

Надир Дәүләт
профессор, Истанбул

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG