Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тарих дәреслеге академик басма чыкканнан соң гына язылырга тиеш"


Русиядә бишенче сыйныфлар өчен чыгарылган тарих дәреслекләренең берсе
Русиядә бишенче сыйныфлар өчен чыгарылган тарих дәреслекләренең берсе

Галим Илдус Заһидуллин Русия мәктәпләре өчен бердәм тарих дәреслеге язуны ашыгып башланган эш дип бәяли. Аның фикеренчә, башта ил тарихын яктырткан академик басма эшләнергә тиеш. Яңа дәреслектә ул, иң беренче чиратта, күпмилләтле һәм күпконфессиональ мәдәниятле цивилизацияләрнең берләшүен чагылдыру кирәк дип саный.

Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институтының Урта гасырлар тарихы бүлеге башлыгы Илдус Заһидуллин Русиядә соңгы егерме елның альтернатив дәреслекләр чоры булганлыгын, галимнәрнең вакыйгаларга карата төрле бәя бирүен, тарихның төрле караштан чыгып язылуын әйтә.

Галим сүзләренчә, Русия тарихына багышланган академик дәрәҗәдәге китаплар әлегә кадәр басылмаган. Русия фәннәр академиясенең Тарих институты хөкүмәт тәкъдиме белән 20 томлык Русия тарихын язарга быел гына алынган.

Илдус Заһидуллин
Илдус Заһидуллин
"Фәнни яктан караганда бәхәсле моментлар хәл ителеп бетмәгән килеш мәктәпләр өчен бердәм дәреслек язуга керешәләр. Чынбарлыкта башта академик басма эшләү сорала, аннан соң гына дәреслек язылырга тиеш.

Бу нисбәттән Казанда һәм Уфада милли тарих буенча академик басмаларны булдыруда зур эш башкарылды. Уфада башкорт халкының җиде томлык тарихы нәшер ителде. Җиде томлык Татар тарихының биш томы чыкты, тагын ике томы эшләнеп ята. Без Казан губернасы дигән төбәкчелек тарихыннан, ниһаять чыгып, татар халкының үткәнен Евразия масштабында өйрәнеп, бабаларыбызның Русия тарихында һәм мәдәниятендә тоткан урыннарын, төрки дөнья һәм ислам дөньясы үсешенә керткән өлешләрен ачыкладык.

Бер генә дәреслек – ул күп якларның компромиссы дигән сүз, чөнки бүген Урта гасырларны, Империя чорын, Советлар чорын һәм хәзерге чорны бәяләүдә төрле карашлар яши. Безнең Казаннан торып язган тарихыбыз Мәскәүнекенә туры килми һәм килә дә алмый. Милли аспекттан тыш әле сәяси яклар да бар, чөнки Русиядә төрле сәяси көчләр дә үз фикерен белдерә, ди Заһидуллин.

Аның сүзләренчә, Русиядә яңа дәреслек язу өчен булдырылган тарихи-мәдәни стандарт проекты үзенә күрә төрле фикерләрне килештерүгә юнәлтелгән документ булып тора. Тарих дәреслеге язу өчен Русиянең төрле төбәкләрендә киңәшмәләр үткәрүне Заһидуллин уңай күренеш буларак бәяли. "Теге йә бу фикерләр бу стандартта чагылыш табар дип уйлыйм", ди галим. Ул үзе бу дәреслек нигезендә фәннилек ятарга тиеш дигән карашта.

"Һәр дәреслектәге кебек тарих китабында да ватанпәрвәрлек, горурлык хисләре тәрбияләү карала, әмма шул ук вакытта фәннилек беренче планга чыгарга тиеш. Башкача булганда мифлар һәм ялган башланачак.

Дәреслектә фәннилек булмаса ялган башланачак
Стандарт проектында әйтелгән культура-антропологик яктан бердәм тарих дәреслеген язу мөмкин эш түгел. Культура-антропологик нигездә аерым тарихи сюжетларны гына яктыртырга мөмкин. Дәреслектә тарихны төрле цивилизацияләр багланышында яктырту зарур.

Русия империясе оешканчыга кадәрге чорда тарихи вакыйгаларны күчмәннәр һәм утрак тормыш мәдәнияте вәкилләре мөнәсәбәтләре; төрки һәм славян цивилизацияләре тарихы һәм мөнәсәбәтләре; славян, төрки һәм фин кабиләләре һәм халыклары мөнәсәбәтләре сегментында яктырту сорала.

Бердәм дәреслек язу этабы икенче тапкыр башланды. Аның беренчесе Советлар чорында булды инде. Элекке тәҗрибә Русиянең унитар дәүләт икәнлеген күрсәтте, ул дәреслек иң беренче чиратта рус мәдәниятен һәм тарихын алгы планга куйган китап иде. Кызганычка каршы, бүгенгә кадәр Русия федерациясе һәм илдә яшәгән халыклар тарихы турында бердәм дәреслек эшләү тәҗрибәсе юк.

Тарих дәреслеген язу өчен булдырылган Тарихи-мәдәни стандарт проектына килгәндә дә Евразияне һәм Көнбатыш Европаны күп гасырлар дәвамында төрле халыклар һәм мәдәният вәкилләренең аралашу һәм бер-берсенә йогынты ясау яссылыгы итеп карау мөһим.

Киев Русе дә, Мәскәү дәүләте дә, Алтын Урда кебек үк, төрле этник төркемнәрне берләштергән урта гасыр дәүләтләре булган. Славяннар башта фин кабиләләре яшәгән җирләргә килеп урнашкан. Киев яңа дәүләтнең башкаласына әйләнгәнче төрки кабиләләрнең торак пункты булып торган.

Шиһабетдин Мәрҗани Мәскәү шәһәре урынында элек мукшы торак пункты булган дип яза. Димәк, Киев һәм Мәскәү дәүләтләре баштан ук күпмилләтле булып оешкан һәм яшәгән. Бүген исә алар бер генә халыктан гына торган дәүләтләр булган дигән фикер өстенлек итә.

Русия – дәүләтчелекләре булган халыкларның традицияләрен үзенә сеңдергән империя
1882 елда Александр III Русия империясенең Зур дәүләт тугарсын (герб) эшләтә һәм аны раслый. Анда ике башлы бөркетле империя туграсы һәм аның тирә-ягына Русия составына кертелгән һәм элек дәүләтчелекләре булган дәүләтләрнең тугралары куелган. Анда Себер ханлыгы да, Әстерхан ханлыгы да, Казан ханлыгы да, Кырым ханлыгы да (Херсонесс-Таврический дип аталган), Грузия патшалыгы, Польша патшалыгы һәм Бөек Финляндия кенәзлеге һәм башкалар да бар. Русия дәүләте шул төбәкләрдә яшәгән һәм үзенә кушкан дәүләтчелекләре булган халыкларның традицияләрен үзенә сеңдергән империя. Ә Советлар берлеге шушы Русия империясенең дәвамчысы булды. Советлар берлегенең дәвамчысы – Русия федерациясе. Димәк, Русия тарихы – аның составында яшәп, бу дәүләтне төзүче халыклар һәм аның үсешендә үз өлешләрен кертүчеләр тарихы булып чыга. Ил тарихы нәкъ менә шушы концепцияне исәпкә алып язылырга тиеш.

Тарихи-мәдәни концепция проектында төрле халыклар турында әйтелсә дә, чынлыкта сүз фәкать милләтара, динара мөнәсәбәтләргә генә кайтып калган. Яңа дәреслектә рус булмаган халыкларның мәдәнияте мөстәкыйль проблем итеп каралыр микән дигән нигезле сорау туа. Бу бик мөһим мәсъәлә. Бер яктан, Русия дөнья цивилизациясенең бер өлеше. Икенче яктан, Русия цивилизациясе – күпмилләтле һәм күпконфессиональ мәдәниятле цивилизацияләрнең берләшүе.

Хәзерге Русия җирләре – җир шарында күчмә җәмгыять һәм күчмә цивилизациядә яшәгән төп төбәк. Тарихи-мәдәни концепция проектында күчмәннәрнең Евразия үсешенә, мәдәниятләр аралашуына керткән өлешләре евроцентризм традицияләреннән ваз кичеп яктыртылырга тиеш. Күчмәннәрне өйрәнүдә Русиядә тарих фәне зур уңышларга иреште. Әйтерлек сүз бар һәм ул дәреслектә анык итеп бирелергә тиеш.

Төрки халыкларның күпчелеге төрле тарихи чорларда хәзерге Русия территориясендә көн күрде. Димәк, Русиянең тарихы төрки халыклар тарихына турыдан-туры карый.

Бүген Русия Конституциясе нигезендә илнең федератив дәүләт икәнен күздә тотып, дәреслектә анда яшәгән халыкларының мәдәнияте мөстәкыйль кыйммәткә ия булган тарихи күренеш буларак яктыртылырга тиеш”, ди Заһидуллин.
XS
SM
MD
LG