Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Казан” һава аланын төзекләндерү өчен бүленгән акчаның бер өлеше урланган


Татарстан транспорт прокуратурасы “Казан” халыкара һава аланының очкычлар очып китә һәм төшә торган юлларны төзекләндерүгә дип федераль казнадан бүленгән акчаларның урлануын ачыклаган.

Тикшерү нигезендә, гомум эш өчен бүленгән 500 миллион сумнан артык акчаның 274,9 миллионы генә эшкә тотылган, ә калган 257, 8 миллионы урланган.

Хәзер бу урлашулар нигезендә җинаять эше кузгатылган. “Волгоспецмонтаж” җитәкчесе урынбасары кулга алынган.
XS
SM
MD
LG