Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски татарлары "Түгәрәк уен"да катнашты


Татар фольклоры фестивалендә
Татар фольклоры фестивалендә

12-14 сентябрь көннәрендә Казан кирмәне җирлегендә үткән татар фольклоры фестивалендә Омски татарлары да катнашты.

Казанга Русиянең төрле төбәкләрендә татар фольклор сәнгате белән шөгыльләнүче коллективларның узган фестивальләрдә җиңүгә ирешкәннәре җыелды. Өч көн дәвамында барган бәйрәмдә 80 фольклор коллектив, җәмгысы меңнән артык катнашучы булды. Быелгы VI фестивальгә Омскиның "Умырзая" татар-башкорт фольклор халык ансамбле һәм Большеречье районы Үләнкүл авылының "Наза" халык ансамбле чакырылган иде.

Татарстан мәдәният министрлыгы вәкиле Кадрия Идрисова сүзләренчә, чираттагы VI фестивальне Казанда үткәрүнең әһәмияте бәя биреп бетергесез. Беренчедән, төрле төбәкләрдә яшәүче татарларны ата-бабаларының тарихи ватаннарында җыю, очраштыру, икенчедән, Татарстанда яшәүче халкыбызны төрле төбәкләрдә яшәүче татарларның сакланып калган мираслары, фольклоры белән таныштыру, өченчедән, фестивальгә килгән халык өч көн Казанда яшәп, Универсиададан соң яңарган, матурланган мәркәзебезне күреп хозурланыр, күңел шатлыгы халәте кичерер дип уйлыйм, диде Кадрия ханым.

Татарстан республикасының традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова фестивальнең ачылыш тантанасында "Түгәрәк уен"да катнашучыларның гына түгел, бәйрәмебезне тамаша кылырга килгән халкыбызның, башка милләтләр вәкилләренең дә күңелләре җылыныр, без аларга дәрт, көч өстәрбез, үзебезнең бай рухлы милләт икәнебезне күрсәтербез, дигән сүзләр әйтте.

"Түгәрәк уен" фестивале
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:15 0:00

"Түгәрәк уен" фестивален тамаша кылырга килгән казанлы Ринат Идрисовның да хисләре ташып тора. Искиткеч күренеш, күп коллективларны, Азнакайдан, Омскидан килгән ансамбльләрне күреп сокландым, ди Ринат әфәнде.

Омскиның Үләнкүл авылының "Наза" халык ансамбле үзенең чыгышын Яшел Үзән районында күрсәтте. "Умырзая" татар-башкорт фольклор халык ансамбле Фәрит Гыйбатдиновның "Мишәр" коллективы (Чуашстан) белән бергәләп Питрәч районында чыгыш ясады. Ике коллективның да чыгышларын халык яратып кабул итте, бары тик тамашачының бик күп булмавы гына бераз күңелне төшерде.

Казан кирмәнендә "Умырзая" ансамбле җырчылары Миңгол Галиев белән очрашып, аралашудан зур канәгатьлек алдылар, аның киңәшләрен тыңладылар. "Умырзая" җырчысы Шахзод Розметовның Миңгол әфәнде белән бергәләп башкарган җыры һәммәсен хозурландырды.

XS
SM
MD
LG